Эчтәлеккә күчү

Камал II

Мегавики проектыннан
Камал II
Камал II (1896-1948)
Камал II (1896-1948)
Тулы исеме Габдрахман Галиәкбәр улы Камалетдинов
Туган көне 1896(1896)
Туган җире Казан
Вафат булган җире
Эшчәнлеге актер, режиссер
Милләт татар

Камал II (сәхнә псевдонимы, тулы исеме Габдрахман Камал), Габдрахман Галиәкбәр улы Камалетдинов, рус. Камалетдинов Габдрахман Галиакберович, Камал Второй (1896, Казан — 1948, Казан) — драма актеры, режиссёр, тәрҗемәче, һөнәри татар театрына нигез салучыларның берсе, «Сәйяр» труппасы актёры (1915-1917). Драматург Галиәсгар Камалның (1879-1933), актер Камал I нең (1893-1933) бертуган энесе, актриса Зәйнәп Камалованың (1899-1977) бертуган абыйсы.

Тәрҗемәи хәле

Файл:Камал II 1.jpg
Камал II яшь чакта

1896 елда Казанда татар милләтенә атаклы шәхесләр биргән 6 балалы гаиләдә[1] өченче бала булып туган. Әтисе Галиәкбәр Камалетдин улы чыгышы белән Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Арча районы) Сикертән авылыннан[2] , Казанда тире-күн эшкәртү белән шөгыльләнгән. Туганнары: Галиәсгар, Габдулла, Бибигалимә, Мәрьям, Зәйнәп.

Уйнаган рольләре

Гаиләсе

I хатыны Мәрьям

  • Балалары Сөембикә, Мария, Эдуард, Розенкранц

II хатыны Марзия Әбхәлимова (1907-1992)

  • Балалары Розалия, Искәндәр

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. Илялова И.И. Г. Камал театры артистлары. Библиографик белешмәлек. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. ↑ Гаилә Казанда Сафьян урамы 14нче йортта яшәгән. 1969 елга кадәр әлеге йортта Галиәкбәрнең оныгы Искәндәр Габдрахман улы Камал гаиләсе белән яши
  2. ↑ «Гасырлар авазы», 2004 ел, № 1(үле сылтама)
  3. ↑ Республика яшүсмерләр китапханәсе сайтында, archived from the original on 2016-09-13, retrieved 2016-06-07