Эчтәлеккә күчү

Әшрәф Синәева

Мегавики проектыннан
Әшрәф Синәева
Ә. Синәева — Галиябану, С. Айдаров – Хәлил. «Галиябану» (М. Фәйзи). 1918
Ә. Синәева — Галиябану, С. Айдаров – Хәлил.
«Галиябану» (М. Фәйзи). 1918
Тулы исеме Әшрәф Гатаулла кызы Синәева (Халитова)
Туган көне 1892(1892)
Туган җире РИ, Рязань губернасы, Касыйм
Эшчәнлеге драма артисты
Милләт татар

Әшрәф Синәева, Әшрәф Гатаулла кызы Синәева (кыз фамилиясе Халитова, 1892 ел, РИ, Рязань губернасы, Касыйм ―1925) — татар театрына нигез салучыларның берсе. Мәскәүдә рус театрында, «Сәйяр» төркемендә, Казанда татар театрында уйнаган.

Тәрҗемәи хәле

Файл:Ә.Г.Синәева 1.jpg
Ә. Синәева (с), З. Тинчурина (ү), Г. Болгарская (у). 1919

1892 елда Рязань губернасы Касыйм шәһәрендә туган. Император Александр театры каршындагы театр мәктәбен тәмамлаган (Петроград, 1917).

Иҗаты

Актер буларак беренче адымнарын Мәскәүдә, рус театрында ясый. 1917 елда «Сәйяр» труппасына чакыралар, әлеге төркемдә төп рольләрдә уйный башлый. Ватандашлар сугышы вакытында фронт театр бригадаларында уйный. Соңыннан Казанда Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театрында эшли[1].

Иҗатына рус театрының тормышчан мәктәбе үрнәге һәм «Сәйяр» труппасының эшчәнлегендә катнашкан Н. Зимовой, А. Михайленко, А. Загорский, М. Громов һ. б. рус режиссерлары йогынтысы көчле була. «Татар театрының иң мәдәниятле һәм талантлы актрисасы»[2].

Уйнаган рольләре

Амплуасы — яшь кыз рольләрен башкару була.

Гаилә хәле

Ире (1923 елга кадәр) — Ситдыйк Айдаров, актер, җырчы[3]..

Чыганаклар

Файл:Сайяр 1.jpg
«Сәйяр» труппасы: утырганнар (с) Тинчурина, Кариев, Синәева, артта (с) Арапова, Болгарская. 1917
  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.
  2. Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14

Әдәбият

  1. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
  2. Мәхмүтов, Һ., Илялова, И., Гыйззәт, Б. Октябрьгә кадәрге татар театры: очерклар. Казан: ТКН, 1988.
  3. С. Гыйззәтуллина-Волжская турында истәлекләр. Казан, 1982.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. ↑ Камал театры сайтының «Тарих» бүлегендә, archived from the original on 2017-05-23, retrieved 2015-11-03 
  2. ↑ [1](үле сылтама) «Красная Татария», 04.04.1930
  3. ↑ Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007, 852нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9