Зыя Нуриев
| Зыя Нуриев | |
|---|---|
| Тулы исеме | Зыя Нури улы Нуриев |
| Туган көне | 8 март 1915 (111 яшь) |
| Туган җире | Бөре өязе, Югары Лачынтау авылы |
| Вафат көне | 19 октябрь 2012 (97 яшь) |
| Вафат булган җире | |
| Белеме | |
| Ватандашлык | |
| Эшчәнлеге | дәүләт һәм партия эшлеклесе |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Гыйльми дәрәҗәсе | икътисад фәннәре кандидаты[d] |
| Милләт | татар (сылтама кирәк) |
Зыя Нури улы Нуриев – күренекле дәүләт һәм партия эшлеклесе, 1957-1969 елларда КПССның Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре.
Зыя Нури улы Нуриев 1915 елның 21 мартында хәзерге Башкортстанның Бөре районындагы Югары Лачынтау дигән татар авылында туып үсә. 1933 елда Бөре педагогия техникумын тәмамлый. Егерме яшендә ул Бөре районы мәгариф бүлеген җитәкли. Алдагы хезмәт юлы партия һәм совет органнарында үтә. Шушы баскычларда югары үрләргә менә искиткеч оештыру сәләтенә ия һәм гыйлемле җитәкче.
Башкортстанга 12 ел җитәкчелек иткәннән соң, Зыя Нуриевны Мәскәүгә алалар. Анда ул башта өч ел СССРның Хәзерләүләр министры вазифаларын башкара, аннан соң 1973 елда СССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары итеп билгеләнә. З.Нуриев әлеге җаваплы вазифада 12 ел эшли һәм үзен талантлы җитәкче итеп таныта, пенсиягә зур хөрмәт белән китә.
Соңгы 40 елын Мәскәүдә яши. 1985 елдан - СССР дәрәҗәсендәге пенсионер.
Хәтер
- 2015 елның 21 марттында Мәскәүдәге ул җирләнгән «Новодевичье» зыяратында аңа һәйкәл ачыла.
- Башкортстанның Җөмһүрият йорты янында урнашкан скверга аның исеме бирелгән.
Чыганак
- Зыя Нуриев Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 8 март көнне туганнар
- 1915 елда туганнар
- 19 октябрь көнне вафат булганнар
- 2012 елда вафат булганнар
- Мәскәүдә вафат булганнар
- Югары фирка мәктәбен тәмамлаучылар
- Социалистик Хезмәт Геройлары
- Ленин ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел» медале белән бүләкләнүчеләр
- «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- «Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Салават Юлаев ордены кавалерлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча икътисадчылар
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- ССРБ икътисадчылары
- ССРБ сәясәтчеләре
- Башкортстанның беренче җитәкчеләре
- КПССның Башкортстан өлкә комитеты беренче сәркатипләре
- ССРБ Югары Шурасының Берлек Шурасында БАССРдан депутатлар
- СБКФ ҮК әгъзалары