Афзал Таһиров
| Афзал Таһиров | |
|---|---|
| баш. Афзал Мөхитдин улы Таһиров | |
| |
| Тулы исеме |
Әфзал Мөхетдин улы Таһиров баш. Афзал Мөхитдин улы Таһиров |
| Туган көне | 25 октябрь 1890 |
| Туган җире | Самара губернасы, Бөгелмә өязе, Габдрахман авылы |
| Вафат көне | 1938[1] |
| Вафат булган җире | |
| Белеме | |
| Эшчәнлеге | драматург, сәясәтче |
| Милләт | татар яки башкорт[2] |
| Афзал Таһиров | |
|---|---|
| вазифада 1931 ел – 1937 ел | |
| Аңа кадәр | Таймас Шәфыйков |
| Дәвамчысы | Рәхим Ибраһимов |
| Туган | 25 октябрь 1890 |
| Үлгән | 1938[1] |
| Белем | |
| Сугышлар/бәрелешләр | |
Әфзал Мөхетдин улы Таһиров — татар язучысы, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Башкортстан АССР ҮБК рәисе (1931-1937), БАССР язучылар берлеге рәисе.
Тәрҗемәи хәл
Ул 1890 елның 25 октябрендә[3] Самара губернасы Бөгелмә өязенең (хәзерге Татарстанның Әлмәт районы) Габдрахман авылында туа. Башта Казанда «Мәрҗания» мәдрәсәсендә [4], аннары Ырынбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. 1911–1917 елларда патша армиясендә хезмәт итә.
Октябрь инкыйлабын ул туган авылында каршылый. Озакламый, волость Советы әгъзасы буларак, баш күтәргән ак чехлар кулына эләгеп, Бөгелмәнең төрмәсенә ябыла. Тиздән төрмәдән качып, Ырынбурга китә. 1922–1925 елларда Төркистанда җаваплы эшләрдә эшли. 1931–1937 елларда Башкортстан ҮБК рәисе була, шул ук вакытта республика Язучылар Союзы оешмасын да җитәкли.
“Ашлык фабрикасы”, “Машиналар каны”, “Солдатлар” повесть һәм романнары башта Казанда Яңалиф язмасында дөнья күрәләр. Аннары Уфада башкорт телендә нәшер ителәләр. “Кызылгвардиячеләр”, “Кызылармеецлар” романнары беренче итеп Уфада басылалар. Әфзал Таһировның утыз елга якын дәвам иткән күпьяклы әдәби һәм сәяси эшчәнлеге, сүз сәнгатен үстерүгә өлеш керткән әсәрләре татар әдәбиятында мөһим урын били.
1937 елның 16 августында кулга алына, ССРБ югары суды хәрби коллегиясе тарафыннан 1937 елның 27 сентябрендә нигезсез репрессияләнә, Мәскәүдә атып үтерелә[3]. Әфзал Таһиров 1956 елның 12 маенда реабилитацияләнә, аның намуслы, керсез исеме халыкка кире кайтарыла.
Кызыклы фактлар
- 1934—1936 елларда Бөре татар педагогия училищесы Әфзал Таһиров исемен йөрткән.
Әсәрләр
- أﻪفزار تاهیرف أﻪترﻪگﻪلﻪملﻪر,حیكﻪیﻪ, مﻪسكﻪیﻪ 1927 [тат.]
- Tahirof, Әfzal. Igen fabrige : xikәjә / Ә. Tahirof .— Mәskәy : SSSR xalqlarьnьñ yzәk nәşriatь, 1930 .— 119 b. [тат.]
- Tahirof, Әfzal. Yrnәk : 4 pәrdәdә, 7 kartinada : kolxoz tөzeleşennәn alьnьp jazlgan piesa / Ә. Tahirof .— Qazan : Tatizdat, 1931 .— 52 b. [тат.]
- Tahirof, Әfzal. Komsomol : xikәjә / Ә. Tahirof .— Mәskәy : Sintrizdat, 1931 .— 84 b. [тат.]
- Tahirof, Әfzal. Şturvalcь / Ә. Tahirof. — Qazan ; Mәskәy : Tatizdat, 1932. — 79 b. [тат.]
- Tahirof, Әfzal. Soldatlar / A. Tahirof .— Qazan : Tatizdat, 1933. Kit. 1-2 .— 1933 .— 286 b.: portr. [тат.]
- Tahirof, Әfzal. Jәmәlkә tauь : Pugacoftan qalgan arxif materiallarь bujnca : xikәjә / A. Tahirof .— Qazan : Tatgosizdat, 1933 .— 46 b. — (Massa kөtpxanәse). [тат.]
- Таһиров, Афзал. Кызылармеецтәр : Роман / Баш һүз авт.М.Fәйнуллин .— Өфө : Башкорт.кит.нәшр., 1962 .— 268б. [башк.]
- Таһиров Афзал Мөхетдин улы. Сайланма әсәрләр : роман, повесть, хикәяләр / А. М. Таһиров .— Казан: Рухият, 2008 .— 471, [1] б.: портр. — ISBN 978-5-89706-116-7. [тат.]
Сылтамалар
- Тулы биографиясе
- Татар Казаны китабы(үле сылтама)
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 Тагиров Афзал Мухитдинович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ СССР-ҙағы сәйәси террор ҡорбандары (рус.). «Мемориал» халыҡ-ара йәмғиәте. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2016.
- ↑ 3,0 3,1 ССРБда сәяси золым корбаннары исемлеге
- ↑ Әфзал Таһиров. 2016 елның 7 апрель көнендә архивланган. Башкортстан (белешмәлек)
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- 25 октябрь көнне туганнар
- 1890 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлмәт районында туганнар
- 1938 елда вафат булганнар
- Мегавики.Мәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр
- Мәскәүдә вафат булганнар
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- Бөгелмә өязендә туганнар
- Мегавики:Статьи с нерабочими ссылками
- Татар язучылары
- Иҗади берлекләр рәисләре
- Сталин репрессияләре корбаннары
- Репрессияләнгән татарлар
- Башкортстан АССР дәүләт эшлеклеләре
- Мәдрәсә тәмамлаучылар
- Язучылар берлеге рәисләре
