Эчтәлеккә күчү

Владимир Ткаченко

Мегавики проектыннан
Владимир Ткаченко
Тулы исеме Ткаченко Владимир Матвеевич
Туган көне 2 гыйнвар 1903(1903-01-02) (123 яшь)
Туган җире Украинаның Кировоград өлкәсе Добровеличково районы Помошная шәһәре
Вафат көне 13 май 1983(1983-05-13) (80 яшь)
Вафат булган җире
Ватандашлык
Эшчәнлеге гаскәрбашы
Бүләк һәм премияләре
Советлар Союзы Герое
Ленин ордены Кызыл Байрак ордены орден Суворова II степени медаль «За оборону Сталинграда» «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә егерме ел» юбилей медале «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 30 ел» юбилей медале медаль «За взятие Берлина» медаль «За освобождение Варшавы» «Совет Армиясе һәм Флотына 30 ел» юбилей медале

Владимир Ткаченко ― генерал-лейтенант, Советлар Союзы Герое (1945).

Тәрҗемәи хәле

Ткаченко Владимир Матвеевич 1903 елның 2 гыйнварында Украинаның Кировоград өлкәсе Добровеличково районы Помошная шәһәрендә туган. Тугыз сыйныф белемле. Кызыл Армиядә – 1920 елдан. Гражданнар сугышында катнаша. 1924 елда ЭККАның 4 нче Казан хәрби командирлар инженерлык мәктәбен тәмамлый. 1931 елда Тирасполь тирәсендә тимер-бетон ныгытмалар төзи. 1936 елда инженерлык гаскәрләре командирлар составы хәзерлеген камилләштерү курсларын тәмамлый.

Сугышчан юлы

1942 елның мартыннан Бөек Ватан сугышының Сталинград, Көньяк-Көнбатыш, III Украина, I Белоруссия фронтларында катнаша. Сталинград янындагы Идел аша гаять авыр кичүне һәм Сталинград шәһәрен инженерлык ягыннан саклауны тәэмин итүе, Төньяк Донец, Днепр, Көньяк Буг елгаларын кичү вакытында алып барылган сугышларны тәэмин итүе өчен хөкүмәт бүләкләре алган. Полковник Ткаченко, 8 нче гвардия армиясе инженерлык гаскәрләренә командалык итеп, Магнушев шәһәре (Польша) районында Висла елгасын кичеп чыгу хәрби операциясен инженерлык ягыннан тәэмин итү эшендә аеруча батырлык күрсәтә, елганың көнбатыш ярындагы плацдармны яулап алу һәм саклап калу операциясен уздырганда зур уңышка ирешүгә ярдәм итә.

Инженерлык гаскәрләре начальнигы 8 нче гвардия армиясе командующиеның инженерлык гаскәрләре буенча урынбасары полковник Ткаченкога 8 нче гвардия армиясе командующие генерал-полковник В. Чуйков тәкъдиме буенча «гаскәрләрнең Висла елгасы аша кичүен геройлык һәм батырлык күрсәтеп тәэмин иткәне өчен» Советлар Союзы Герое исеме, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» (№ 5174) медале бирелә.Сугыш тәмамланганнан соң, генерал-майор Ткаченко Совет Армиясендә хезмәтен дәвам итә.

1948 елда Генераль штаб каршындагы югары академия курсларын тәмамлый. Карпат буе хәрби округының, Германиядә совет гаскәрләре төркеменең инженерлык гаскәрләре начальнигы була.

1969 елдан инженерлык гаскәрләре генерал-лейтенанты Ткаченко отставкага чыга.

1983 елның 13 маенда вафат, Киевның Лукьянов зиратында җирләнгән.

Бүләкләре

Өч Ленин ордены

Биш Кызыл Байрак ордены

II дәрәҗә Суворов ордены

«Алтын Йолдыз» (№ 5174) медале

Советлар Союзы Герое (СССР Югары Советы Президиумының 6.04.1945 Указы нигезендә бүләкләнгән).

Чыганак

https://minsport.tatarstan.ru/file/File/!!!!_MDMS/Kniga_geroev_RT2.pdf(үле сылтама)