Эчтәлеккә күчү

Биргит Нильссон

Мегавики проектыннан
швед. Märta Birgit Nilsson
Гражданство
Род занятий җырчы, опера җырчысы
Имя при рождении швед. Märta Birgit Nilsson
Жанр опера
Описывается по ссылке forum.genealogi.se/index…
Полученные награды
Относится к вики-проекту Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
Изображение
Дата рождения 17 май 1918(1918-05-17)[1][2][…]
Дата смерти 25 декабрь 2005(2005-12-25)[1][2][…] (87 яшь)
Место рождения
Место погребения
Музыкальный инструмент вокал[d]
Пол или гендер хатын-кыз[5]
Окончание периода активности 1984
Учебное заведение
Значимый человек Нордмо Лёвберг, Осе[d][6], Q20261199?[3], Q5807152?[3], Q6196832?[3], Маккеррас, Чарльз[d][3], Q1602363?[3], Керстин Мейер[d][3], Сванхольм, Сет[d][3] һәм Карл Бём[d][3]
Место смерти
Певческий голос сопрано[d]
Начало периода активности 1946 — 1984
Обучался у Q5807152?
Логотип Викисклад Викисклад медиафайллар
Биргит Нильссон (1948)
Леди Макбет ролендә (1947)

Биргит Нильссон[8], шулай ук Нильсон (швед. Märta Birgit Nilsson; 17 май 1918 ел — 25 декабрь 2005 ел) — швед опера җырчысы (драматик сопрано).

Тәрҗемәи хәле

Биргит Нильссон крестьян гаиләсендә туган, бала чактан чиркәү хорында җырлаган. 1941-1946 елларда Стокгольмда Король музыкаль академиясында белем ала.

1946 елда Стокгольмда Король операсында Карл Мария фон Веберның «Ирекле укчы» (рус. «Вольный стрелок») операсында Агата дебют партиясен башкара.

1948 елда Германияда һәм Италияда чыгыш ясый. Әммә 1951 елга кадәр аның төп чыгыш ясау урыны Стокгольм булып тора, монда ул төрле партияләр башкара: Донна Анна («Дон Жуан» В. Моцарт), Леди Макбет һәм Аида (шул ук исемдәге Дж. Верди опералары), Лиза («Пиковая дама» П. И. Чайковский), Сагыш (Дж. Пуччини), Сент һәм Зиглинда («Летучий голландец» һәм «Валькирия» Вагнер). 1951 елда Глайндборн фестивалендә Моцартның «Идоменей» операсында Электра партиясен башкарып зур уңыш яулый.

Тиздән җырчы ныклап Вагнер опералары партияләренә зур игътибар бирә. 1953 елда Стокгольмда «Тангейзер» операсында Елизавета һәм «Тристан һәм Изольда» операсында Изольда партияләрен башкара, ә 1954-1955 елларда Мюнхенда «Нибелунг йөзеге» операсында Брунгильда ролендә зур уңыш белән чыгыш ясый. 1954 елдан Вена дәүләт операсында, 1954-1967 елларда Байрет фестивалендә катнаша.

Рихард Штраусның «Саломея» операсында Саломея һәм «Электра» операсында Электра партияләрен, Джузеппе Вердиның «Аида» операсында Аида һәм «Макбет» операсында Леди Макбет рольләрен һ.б. башкара. Аның иң зур казанышларына Джакомо Пуччининың «Турандот» операсында төп партиясе белән чыгу керә. Бу партия беренче тапкыр 1958 елда Ла Скалада җырлана һәм соңыннан бөтендөнья буйлап триумф белән күп мәртәбә башкарыла.

Биргит Нильссон Америка Кушма Штатларында (1956 елдан), Лондонда (1957 елдан), Мәскәүдә (1964 елда), Осакада (1967 елда), Парижда (1968 елда), Буэнос-Айреста (1971 һәм 1979 елларда) һ. б. чыгыш ясый.

Җырчы операдан тыш сирәгрәк концертларда да чыгыш ясый, анда шул исәптән Ян Сибелиусның һәм Вильгельм Стенхаммарның җырларын һәм романсларын швед телендә башкара. 1978 елда зур концерт турнесын оештыра. 1984 елда халык алдында чыгышларын туктата. Аннары Швециянең көньягындагы туган провинциясенә яшәргә кайта. 1996 елда Метрополитен-операда Джеймса Ливайнның юбилей кичәсендә Вагнерның «Валькирия» операсыннан "Hojotoho" җырлап, җырчы кабаттан тавышының көчен һәм ачыклыгын күрсәтә.

1960 елда Швеция музыкаль академиясе әгъзасы була, шул ук елда «Litteris et artibus» ордены белән бүләкләнә. 1981 елда хатын-кызлар арасына беренче тапкыр Швеция хөкүмәтенең «Illis quorum meruere labores» медале белән бүләкләнә. 1992 елда Сибелиус исемендәге академиясенең мактаулы докторы (Хельсинки) итеп сайлана. «Gramophone» журналының Дан залына кертелгән.

Бүләкләре

  • Сәнгать һәм әдәбият ордены командоры (Франция)[9]
  • 1 класс Васа ордены командоры (Швеция, 1974)
  • 1 класс Изге Олаф ордены командоры (Норвегия)
  • «Хезмәтләре өчен» алтын медале (Дания)
  • Леона Соннинг премиясе лауреаты (1966)

Хәтер

  • 2009 елда Биргит Нильссон фонды тарафыннан аның исемендәге премия — классик музыка өлкәсендә иң зур премия булдырыла[10]. Аның беренче лауреаты Пласидо Доминго, икенчесе — Рикардо Мути була.
  • Швеция банкы 2015 елда чыккан 500 швед кронасы аверсында Биргит Нильссонның портреты урынлаштырылган[11][12].
  1. ↑ 1,0 1,1 Birgit Nilsson // Encyclopædia Britannica (ингл.)
  2. ↑ 2,0 2,1 Birgit Nilsson // Брокгауз энциклопедиясе (нем.) / Hrsg.: Библиографический институт и Ф. А. Брокгауз АГ, Wissen Media Verlag
  3. ↑ 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 Märta Birgit Nilsson 1918-05-17 — 2005-12-25 Operasångare
  4. ↑ Västra Karups kyrkogård: Birgit Nilsson — kulturgravar.se.
  5. ↑ Алмания дәүләт китапханәсе, Берлин дәүләт китапханәсе, Бавария дәүләт китапханәсе, Австрийская национальная библиотека Record #119450038 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
  6. ↑ Aase Nordmo Løvberg 1923-06-10 — 2013-01-25 Operasångare, operachef, professor i sång
  7. ↑ Archivio Storico Ricordi — 1808.
  8. ↑ Большая российская энциклопедия. Том 23. Москва, 2013.
  9. ↑ Фотография с наградами, archived from the original on 2016-06-04, retrieved 2021-04-24 
  10. ↑ [1]
  11. ↑ Sweden’s new banknotes and coins 2011 елның 27 сентябрь көнендә архивланган.: сообщение на официальном сайте Банка Швеции. [ингл.]  [Тикшерелгән 3 август 2011]
  12. ↑ Новые лица шведских крон 2011 елның 30 май көнендә архивланган. // Бонистика. Энциклопедия банкнот мира. — 6 апреля 2011. [Тикшерелгән 3 август 2011]

Сылтамалар