Анапаит


Анапаит, искергән. синоним таманит — фосфатлар сыйныфы минералы, тимер һәм кальцийның сулы фосфаты. Химик формуласы: Ca2Fe2+[PO4]2·4H2O. Составы (%): СаО — 28,18; FeO — 18,05; Р2О5 — 35,67; H2O — 18,1. Өч клинлы сингония[1].
Таралышы
Минерал коңгырт тимерлектә, пыяла ялтыравыклы үтә күренмәле яшелсу кристаллчыклар төрендә шактый сирәк очрый. Беренче мәртәбә Тамань ярымутравының көньяк ярында Железный Рог мысы янында табылган булган (хәзерге вакытта Краснодар крае, Россия) һәм 1902 елда Артур Захс (Arthur Sachs) тарафыннан тасвирланган булган.[2][3] Бу шул ярымутрау коллекция материаллары буенча, Анапа астыннан. Нәкъ менә шул географик атамалардан да аның исемнәре барлыкка килгән «анапаит», «анапит» һәм «таманит»[4][5].
Гәрчә зур тупланмалар булып ятмаса да, табигатьтә киң таралган һәм зур булмаган микъдарларда Кырым (Керич), Италия, Испания, Германия, АКШ һәм башка илләр ятмаларында бар.[6].
Физик хасиятләре
Тыгызлыгы — 2,81 г/см3[2], катылыгы 3—4, сызык төсе ак. Тоташлыгы камил.[1].
Анапаитның төсе (лимонлы-яшелдән зәңгәрсу-яшелгә кадәр) зәркән осталары өчен бик җәлеп итүчән, әмма бу минерал зәркән эшләнмәләрендә куллану өчен җитәрлек каты түгел. Кыйммәтле коллекция ташы булып тора, башка практик кулланышы юк.
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 Калып:МГЕ
- ↑ 2,0 2,1 Jolyon Ralph and Ida Chau. Anapaite (ингл.). Mindat.org (1993—2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2012.
- ↑ Sachs A. Über anapait, ein neues kalkeisenphosphat von Anapa am Schwarzen Meere // Sitzungsberichte der Königlich Preussischen Akademie der Wissenschaften. — 1902. — С. 18-21.
- ↑ Анапаит // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- ↑ Анапаит в Геовикипедии
- ↑ Anapaite. Mineral Data Publishing
Сылтамалар
- Анапаит в Геовикипедии [рус.]
- Анапаит, месторождения и фото [рус.]
- Anapaite Mineral Data (ингл.). Mineralogy Database. webmineral.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2012. Архивировано 23 декабрь 2012 года.
- Jolyon Ralph and Ida Chau. Anapaite (ингл.). Mindat.org (1993—2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2012.