Азат Хөсәенов (1959)
| Азат Хөсәенов | |
|---|---|
| Файл:А.Г.Хөсәенов.jpg | |
| Төп мәгълүмат | |
| Тулы исеме | Азат Гаян улы Хөсәенов |
| Туу көне | 8.05.1959 |
| Туу урыны | ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Әтәс |
| Вафат булу көне | 5 февраль 2026 (66 яшь) |
| Вафат булу урыны | |
| Эшчәнлек еллары | 1979—х. в. |
| Һөнәрләр | композитор |
| Кораллар | баян |
| Коллективлар |
Камал театры «Әкият» театры |
| Бүләкләр | Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе |
| Азат Хөсәенов | |
| IMDb | p345 |
Бу композитор турында мәкалә, җырчы Азат Хөсәенов (Тимершәех) белән бутамагыз
Азат Гаян улы Хөсәенов (8 май 1959, Әтәс, Татарстан АССР — 5 февраль 2026, Казан) — музыкант (баянчы), композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1998), Бөтенроссия театр әһелләре берлеге әгъзасы (2015). Биш йөзләп җыр авторы, Камал, «Әкият», Минзәлә, Әлмәт, Кариев театрлары өчен җитмештән артык спектакльгә көй, шулай ук инструменталь музыка язган.
Тәрҗемәи хәле
1959 елның 8 маенда Актаныш районының Әтәс авылында укытучы гаиләсендә сигез баланың җиденчесе булып туган. Балаларның барысы да музыка уен коралларында уйнарга өйрәнгән. 4 яшендә гаиләсе Мөслим районы Уразмәт авылына күчә, Мөслим районы үзәгендә, Яңа Усыда яши. Бишенче сыйныфны тәмамлагач (1970), Казан дәүләт консерваториясе каршында сәләтле балалар өчен ачылган махсус музыка мәктәбенә (көллият) укырга җибәрәләр. 1978 елда тромбон классын (укытучысы профессор Шамил Низаметдинов) тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясенең оркестр факультетына укырга керә һәм 1983 елда тынлы уен кораллары бүлегенең тромбон классын тәмамлый. Беренче курсны тәмамлагач та, Камал театрына музыкант булып эшкә урнаша. Шунда беренче җырларын яза: «Ләйсән яңгыр», «Карлыган» (Рәшит Гәрәй сүзләренә, Шамил Бариев, Әсхәт Хисмәтов башкара). 1983—1984 елларда Мәскәүдә хәрби оркестрда армия хезмәте үтә. Хәрби хезмәтен үтәп кайткач, Натан Рахлин, аннары Фуат Мансуров җитәкчелегендәге симфоник оркестрда уйный. Хезмәт кенәгәсендәге беренче язу — Яңа Усы авыл клубы сәнгать җитәкчесе[1].
Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев куйган «Бичура» спектакленә (1989) халык көенә охшатып җыр яза. «Казан егетләре» спектакленә җырлар яза (1990). Камал һ. б. татар театрларының җитмештән артык спектакленә көй язган (шул исәптән, Илдар Хәйруллинның «Ничарадан бичара», Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем»). «Әкият» курчак театрының татарча да, русча да тамашаларына көйләр иҗат итә. «Татармультфильм» оешмасы иҗат иткән мультфильмнарның да көе — Азат Хөсәеновныкы[2]. Шулай ук Минзәлә театры («Биана»), Әлмәт театры (Зөлфәт Хәкимнең «Террорист» әсәре) белән дә хезмәттәшлек итә. Ун ел Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловның «Зәйнәп-Зөфәр» төркеме белән эшли, гастрольләргә йөри. Шәмсия Җиһангирова сүзләренә язылган җырлары байтак («Кара әле күзләремә», Габидулла Хөрмәтуллин башкара).
Җырлары тупланган ике китабы басылып чыккан («Җырдан такыялар үрәм», 2012, «Гомерләр үтмәгән», 2014, балалар өчен җырлардан торган өченчесе әзерләнә, Рөстәм Сәрвәров белән берлектә).
Казанның аерым фәннәр тирәнтен укытылучы 179 нчы мәктәбендә эшли.
2026 елның 5 февралендә вафат була, Казанның Киндери зиратында җирләнгән[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаиләсе
Хатыны Наилә, флейтачы, соңрак музыка мәктәбе укытучысы. Балалары: Нияз (1987), диджей; Лилия (1996), пианист, җырчы.
Сылтамалар
- Җитмеш спектакльгә көй яздым. «Халкым минем», 2019 ел, май.
- Азат Хөсәеновның укытучы сайты
Искәрмәләр
- ↑ Йөрәктә моң булса, җыруны керәшенчә әйтеп була. «Туганайлар», 4.07.2013
- ↑ Казанда «Шүрәле» мультфильмы премьерасы. Тукай дөньясы
- ↑ Композитор Азат Хөсәенов белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле | Матбугат.ру. matbugat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.
- Мегавики:Cite web (не указан язык)
- Мегавики:Карточка сурәтендә вики-тамгалы мәкаләләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- Актаныш районында туганнар
- 5 февраль көнне вафат булганнар
- 2026 елда вафат булганнар
- Казанда вафатлар
- 8 май көнне туганнар
- 1959 елда туганнар
- Казан консерваториясен тәмамлаучылар
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Татар композиторлары
- Татарстан композиторлары
- Баянчылар