Эчтәлеккә күчү

Internet Movie Database

Мегавики проектыннан

Калып:ҮК Internet Movie Database (IMDb, инглизчәдән — «Кинофильмнар Интернет-базасы») — дөньяда кинематограф турында иң эре веб-сайт һәм бирелмәләр базасы.

Базада, 2017 елның декабренә, 4,7 млн артык кинофильмнар, телесериаллар һәм аларның аерым серияләре турында, шулай ук 8,3 млн кино белән бәйле персоналар, — актёрлар, режиссёрлар, сценаричылар һ. б. турында мәгълүматлар җыелган.[1]

1998 елдан бирелмәләр базасы белән Amazon.com ширкәте ия итә. IMDb-дагы мәгълүматның күбесе ирекле, шулай ук IMDb.com сайты ирекле програм тәэминаты (Apache, Perl һ. б.) нигезендә эшли.

Тарих

1990 елның 17 октябрендә, күп кенә кино яратучыларны берләштергән, «Usenet rec.arts.movies яңалыклар төркеме», ул вакытта 10 меңгә якын фильмнарга һәм телесериалларга 23 меңнән артык мәкаләләр тоткан, үзенең FAQ-сын индекслатырга уйлагач, — IMDb-га нигез салучыларның берсе (әлеге аның башкаручы директоры) — Кол Нидһәм, кинофильмнар бирелмәләр базасын оештыру өчен, берничә Unix-скриптлар язган. Ул вакытта база «rec.arts.movies movie database» дип атала иде, «Internet Movie Database» исеме соңырак барлыкка килде.

Акрынлап база зурайды һәм техник буенча камилләшкәләде. 1993 елда база Бөтендөнья пәрәвезендә, Велстәге Кардифф университеты серверларында, килеп чыкты. Инде ул вакытта база Интернетта киң танылган иде. 1996 елның гыйнварында «Internet Movie Database, Ltd» ширкәте барлыкка килде. Базаны ясаучылар аның акционерләре булып чыктылар. Киң танылганлыкка кармастан, база ясаучыларга хобби булып кына дәвам иткән иде — аларның күбесендә башка өзлексез эш урыннары булган.

Тиздән база университет серверларының ресурсларын тотып бетерде дә АКШ-дагы һәм Бөекбританиядагы аерып бирелгән серверларга күченде. Бер елдан соң аерып бирелгән серверларның саны 9 иде инде, әмма бу куәтлелекләр барыбер җитми булып чыкты. Базаны тоту кыенырак була башлады — сайтны алга алып барырга ресурслар җитеп бетми башлады. Берничә ширкәт IMDb-ны сатып алырга тәкъдим иткән иде, әмма базаның энтузиастлары ышанмагананар аларга — шушы ширкәтләр IMDb-да кино яратучылар өчен бердәнбер проект урынына маркетинг платформасы күргәннәр.

1998 елда «Amazon.com» ширкәтеннән Җефф Бэзос IMDb белән элемтәгә керде. IMDb ресурсларына гомуми түләүсез керү мөмкинлеген бозмау шартларын үтәрмен дип, ул IMDb акцияләренең өлешен сатып алырга тәкъдим итте. Капитал салуга алмашып, ул Amazon.com өчен кинопродуктларны IMDb.com сайты аша сатырга хокук теләгән иде. Шул вакыттан IMDb һәм Amazon.com хезмәттәшлек башладылар. Шушы сәбәпләр аркасында шактый зур булып серверлар көчләре киңәйтелде. «IMDb Ltd» акционерләренә дивидендлар түләнә. IMDb энтузиастларының күбесе ширкәт штатына кабул ителделәр, шулай ук яңа персонал да эшкә алынды. Бүгенгесе көнгә бу зур бизнесның кино яратучы-альтруистлар энтузиастлар берләшмәсе белән үзара ярдәм итешүенең аз санлы мисалларының берсе.

Базаның күп бүлекләре әле хәзер дә шактый зур дәрәҗәдә үз теләкләре белән эшләгән кулланучылар белән тутырыла һәм төзәтелә, шулай итеп ул вики-проектларына охшаш; актив катнашучылар кертемнәренә бәя бирү системасы да бар[2]. Википедиянең кинематографик мәкаләре өчен IMDb нигезле чыганак буларак кулланыла, әмма тема буенча төп яки бердәнбер чыганак дип куллану өчен шактый ышанычлы дип танылмый.

IMDb сайтына ай саен миллионнан артык кеше керә, ул Бөтендөнья пәрәвезенең йөз иң киң танылган сайтларының берсе. Әмма, фильм турында күберәк мәгълүмат алыр өчен, сайтта теркәлергә кирәк.

Тавыш бирүләр

IMDb-ның киң танылган мөмкинлеге — онлайн-тавыш бирүләр. Сайтка керүче теләсә кайсы теркәлгән кулланучы, фильмнар өчен рейтинг чыгарып, аларга тавыш бирә ала. 1-дән («иң начар фильм») 10-га («шедевр») кадәр баллар. Шулай итеп, IMDb-да сайтка керүчеләрнең фикере буенча 250 иң яхшы бөтен заманнар фильмнары ачыкланганнар. Шулай ук 100 иң начар фильмнар да ачыкланганнар. 250 иң яхшы фильмнар рейтингын ясаганда тавыш биргәннәрнең барысының да тавышларын исәпкә алмыйлар. Тавышлар исәпләүчене «әйләндерүләрдән« качу максаты хакына махсус чаралар кулланыла. Мәсәлән, даими тавыш бирүче катнашучыларның гына тавышлары исәпкә алына. Жанрлар буенча, унъеллыклар буенча һ. б. фильмнарның аерым рейтинглары бар.

IMDb юрамасы буенча иң яхшы фильмнар

Калып:Main 2017 елның 2 июненә 25 иң яхшы фильмнар:

  1. Шоушенктан качу (Фрәңк Дарабонт, 1994) Калып:Рейтинг-10 (1,81M)
  2. Исем атасы (Фрәнсис Форд Коппола, 1972) Калып:Рейтинг-10 (1,24M)
  3. Исем атасы 2 (Фрәнсис Форд Коппола, 1974) Калып:Рейтинг-10 (852k)
  4. Кара алпар (Кристофер Нолан, 2008) Калып:Рейтинг-10 (1,79M)
  5. 12 бик нык ачуланган ир-атлар (Сидни Лүмет, 1957) Калып:Рейтинг-10 (491k)
  6. Шиндлер исемлеге (Стивен Спилберг, 1993) Калып:Рейтинг-10 (931k)
  7. Криминал укылма (Квентин Тарантино, 1994) Калып:Рейтинг-10 (1,42M)
  8. Балдаклар хакиме: Корольның кайтуы (Питер Җексон, 2003) Калып:Рейтинг-10 (1,30M)
  9. Яхшы, яман, явыз (Серҗо Леоне, 1966) Калып:Рейтинг-10 (538k)
  10. Кыйнашучылар клубы (Дэвид Финчер, 1999) Калып:Рейтинг-10 (1,30M)
  11. Балдаклар хакиме: Балдак Бердәмлеге (Питер Җексон, 2001) Калып:Рейтинг-10 (1,32M)
  12. Йолдыз сугышлары. Эпизод V: Империя җаваплы сугу ясый (Ирвин Кершнер, 1980) Калып:Рейтинг-10 (906k)
  13. Форрест Гамп (Роберт Земекис, 1994) Калып:Рейтинг-10 (1,36M)
  14. Башлангыч (Кристофер Нолан, 2010) Калып:Рейтинг-10 (1,59M)
  15. Балдаклар хакиме: Ике кальга (Питер Җексон, 2002) Калып:Рейтинг-10 (1,18M)
  16. Кәккүк оясы өстеннән очып үткән чакта (Милош Форман, 1975) Калып:Рейтинг-10 (726k)
  17. Яхшы егетләр (Мартин Скорсезе, 1990) Калып:Рейтинг-10 (783k)
  18. Матрица (Ларри һәм Энди Вачовскилар, 1999) Калып:Рейтинг-10 (1,31M)
  19. Җиде самурай (Акира Куросава, 1954) Калып:Рейтинг-10 (245k)
  20. Йолдыз сугышлары. Эпизод IV: Яңа өмет (Җорҗ Лукас, 1977) Калып:Рейтинг-10 (979k)
  21. Ходай шәһәре (Фернанду Мейреллиш, 2002) Калып:Рейтинг-10 (568k)
  22. Җиде (Дәвид Финчер, 1995) Калып:Рейтинг-10 (1,1M)
  23. Бәрәннәрнең дәшмәве (Җонатан Демми, 1991) Калып:Рейтинг-10 (962k)
  24. Бу гүзәл тормыш (Фрәңк Капра, 1946) Калып:Рейтинг-10 (299k)
  25. Тормыш матур (Роберто Бениньи, 1997) Калып:Рейтинг-10 (460k)

IMDb-дагы Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе һәм Россия фильмнары

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦеның һәм Россиянең барысыда диярлек фильмнары, сериаллары һәм мультфильмнары IMDb-га кертелгәннәр. Өстәвенә күбесендә шактый югары рейтинг, ләкин тавышлар саны аз. СССР («Сталкер», «Солярис», ««Потёмкин» броненосецы», «Бар да кара» һәм башкалар) һәм Россиянең («Төнге Дозор», «Көнге Дозор», «монгол», «Левиафан», «Кайту», һәм башкалар), кагыйдәләр буенча иң яхшы 250 фильмнар исемлегенә эләгү өчен кирәкле Калып:Сан бик аз фильмнар гына җыя алды. 2017 елның 2 июненә 250 иң яхшы фильмнар исемлегендәге өчесе Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе-ныкы иде: 148-нче урында Андрей Рублёв (фильм), 178-нче урында «Бар да кара» һәм 208-нче урында «Сталкер» — һәм Россиянекеләр:

2017 елның 2 июненә 60 иң яхшы (тавыш саны 1000-нән дә ким булмаган фильмнар) Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе фильмнары исемлегенә керделәр:

  1. Очрашу урынын үзгәртергә ярамый (1979) Калып:Рейтинг-10 (3033)
  2. Язның унҗиде мизгеле (1973) Калып:Рейтинг-10 (2816)
  3. Эт йөрәге (1988) Калып:Рейтинг-10 (4703)
  4. Шерлок Һолмсның һәм доктор Ватсонның маҗаралары: Бәскервилләр эте (1981) Калып:Рейтинг-10 (4086)
  5. «Ы» операциясе һәм Шурикның башка маҗаралары (1965) Калып:Рейтинг-10 (8611)
  6. Солдатның әтисе (1964) Калып:Рейтинг-10 (3026)
  7. Нәкъ шул Мөнһаузен (1979) Калып:Рейтинг-10 (2319)
  8. Бриллиантлы кул (1968) Калып:Рейтинг-10 (9604)
  9. Уңыш джентльменнәре (1971) Калып:Рейтинг-10 (7627)
  10. Сугышырга картлар гына бара (1974) Калып:Рейтинг-10 (3090)
  11. Шерлок Һолмсның һәм доктор Ватсонның маҗаралары: Аяусыз көрәш (1980) Калып:Рейтинг-10 (1934)
  12. Кавказ әсире һәм Шурикның яңа маҗаралары (1967) Калып:Рейтинг-10 (7586)
  13. Хезмәти роман (1977) Калып:Рейтинг-10 (5542)
  14. 12 урындык (1976) Калып:Рейтинг-10 (3232)
  15. Гадәти могҗиза (1979) Калып:Рейтинг-10 (2087)
  16. Шерлок Һолмсның һәм доктор Ватсонның маҗаралары: Агра хәзинәләре (1983) Калып:Рейтинг-10 (1831)
  17. Шерлок Һолмс һәм доктор Ватсон (1979) Калып:Рейтинг-10 (1880)
  18. Шерлок Һолмсның һәм доктор Ватсонның маҗаралары: Шантаж корольы (1980) Калып:Рейтинг-10 (1728)
  19. Алтын бозау (1968) Калып:Рейтинг-10 (1638)
  20. Шерлок Һолмсның һәм доктор Ватсонның маҗаралары: Юлбарыс аулау (1980) Калып:Рейтинг-10 (1635)
  21. Киноаппаратлы кеше (1929) Калып:Рейтинг-10 (16k)
  22. Иван Василий улы һөнәрен алмаштыра (1973) Калып:Рейтинг-10 (11k)
  23. Язмыш көлүе, яки Җиңел пар белән! (1975) Калып:Рейтинг-10 (8318)
  24. 12 урындык (1971) Калып:Рейтинг-10 (4024)
  25. Тәүбә итү (1984) Калып:Рейтинг-10 (2954)
  26. Ә таңнар монда тынычлар (1972) Калып:Рейтинг-10 (2520)
  27. Һамлет (1964) Калып:Рейтинг-10 (1974)
  28. Киләчәктән кунак кыз (1985) Калып:Рейтинг-10 (1589)
  29. Ак Бим Кара колак (1977) Калып:Рейтинг-10 (1286)
  30. Дерсу Узала (1975) Калып:Рейтинг-10 (18k)
  31. Торналар оча (1957) Калып:Рейтинг-10 (11k)
  32. Менү (1976) Калып:Рейтинг-10 (4181)
  33. Автомобильдән саклан (1966) Калып:Рейтинг-10 (3221)
  34. Покровка капкасы (1983) Калып:Рейтинг-10 (1809)
  35. Гадәти фашизм (1965) Калып:Рейтинг-10 (1039)
  36. Көзге (1975) Калып:Рейтинг-10 (24k)
  37. Ностальгия (1983) Калып:Рейтинг-10 (14k)
  38. Кин-дза-дза (1986) Калып:Рейтинг-10 (9181)
  39. Мәскәү күз яшьләренә ышанмый (1980) Калып:Рейтинг-10 (8524)
  40. Мәхәббәт һәм күгәрченнәр (1985) Калып:Рейтинг-10 (2361)
  41. Гараж (1980) Калып:Рейтинг-10 (2256)
  42. Д’Артаньян һәм өч мушкетёр (1979) Калып:Рейтинг-10 (2247)
  43. Рәхим итегез, яки Чит кешеләргә керергә рөхсәт ителми (1964) Калып:Рейтинг-10 (1628)
  44. Мәхәббәт формуласы (1984) Калып:Рейтинг-10 (1551)
  45. Себериада (1979) Калып:Рейтинг-10 (1486)
  46. Иванның балачагы (1962) Калып:Рейтинг-10 (20k)
  47. Солдат турында баллада (1959) Калып:Рейтинг-10 (7682)
  48. Кеше язмышы (1959) Калып:Рейтинг-10 (1899)
  49. Король Лир (1971) Калып:Рейтинг-10 (1095)
  50. Онытылган борынгы бабалар шәүләләре (1965) Калып:Рейтинг-10 (4372)
  51. Афоня (1975) Калып:Рейтинг-10 (2285)
  52. Көзге марафон (1979) Калып:Рейтинг-10 (1979)
  53. Кызлар (1961) Калып:Рейтинг-10 (1918)
  54. Йомышчы (1986) Калып:Рейтинг-10 (1913)
  55. Шерлок Һолмсның һәм доктор Ватсонның маҗаралары: Егерменче гасыр башлана (1986) Калып:Рейтинг-10 (1661)
  56. Алар Ватаны өчен сугышканнар (1975) Калып:Рейтинг-10 (1519)
  57. 1953 елның салкын җәе (1988) Калып:Рейтинг-10 (1357)
  58. Аждаһаны үтерергә (1989) Калып:Рейтинг-10 (1064)
  59. Чүлнең ак кояшы (1970) Калып:Рейтинг-10 (5109)
  60. Механик пианино өчен тәмамланмаган пьеса (1977) Калып:Рейтинг-10 (2253)

2017 елның 2 июненә 25 иң яхшы Россия фильмнары рейтингы (тавышларның саны 1000-нән дә ким һәм Калып:Сан-нән артык булмаган фильмнар):

  1. Кайту (2003) Калып:Рейтинг-10 (33k)
  2. Кояштан арыганнар (1994) Калып:Рейтинг-10 (11k)
  3. Кардәш (1997) Калып:Рейтинг-10 (11k)
  4. Утрау (2006) Калып:Рейтинг-10 (8823)
  5. Юләр (2014) Калып:Рейтинг-10 (5172)
  6. Себер цирюльниге (1998) Калып:Рейтинг-10 (9734)
  7. Кардәш 2 (2000) Калып:Рейтинг-10 (8183)
  8. Кәккүк (2002) Калып:Рейтинг-10 (6421)
  9. 12 (2007) Калып:Рейтинг-10 (12k)
  10. Сөрген (2007) Калып:Рейтинг-10 (5200)
  11. Карак (1997) Калып:Рейтинг-10 (4037)
  12. Кавказ әсире (1996) Калып:Рейтинг-10 (3570)
  13. Риваять № 17 (2013) Калып:Рейтинг-10 (3492)
  14. Сугыш (2002) Калып:Рейтинг-10 (2727)
  15. Себер. Монамур (2011) Калып:Рейтинг-10 (1643)
  16. Ир-атлар нәрсә турында сөйләйләр (2010) Калып:Рейтинг-10 (3807)
  17. Милли аулау үзенчәлекләре (1995) Калып:Рейтинг-10 (2873)
  18. Италияле (2005) Калып:Рейтинг-10 (2837)
  19. Адекват булмаган кешеләр (2011) Калып:Рейтинг-10 (2768)
  20. Сайлау көне (2007) Калып:Рейтинг-10 (2122)
  21. ДМБ (2000) Калып:Рейтинг-10 (1356)
  22. Брест кальгасы (2010) Калып:Рейтинг-10 (6946)
  23. Көнчыгыш-Көнбатыш (1999) Калып:Рейтинг-10 (4068)
  24. Географ глобусны эчүгә тотып бетергән (2013) Калып:Рейтинг-10 (2934)
  25. Ворошилов атучысы (1999) Калып:Рейтинг-10 (2232)

Жанрлар тәртибе

IMDb-да фильмнарның жанырлары түбәндәгечә бүлгәләнгән (жанр исемнәренең төп нөсхәләреннән соң җәяләрдә тәрҗемәсе бирелгән):

Статистик

2017 елның 2 июненә [1] IMDb базасында булган: фильмнар һәм телесериаллар турында Калып:Сан, шул исәптән:

кешеләр турында Калып:Сан, шул исәптән:

Alexa Internet

Alexa.com статистикасы буенча 2017 елның 2 июненә, Internet Movie Database, аңа керүчелә буенча, дөньяда 56-нчы урында, һәм АКШ-да 30-нчы урында тора[3].

Шулай ук карагыз

Төркем:Интернеттагы фильмнар бирелмәләр базалары

Искәрмәләр

Калып:Искәрмәләр

Сылтамалар

Калып:^ Калып:Тышкы сылтамалар

  1. ↑ 1,0 1,1 Чыганакка сылтама өстәү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок imdb-stat не указан текст
  2. ↑ Калып:Cite web
  3. ↑ Калып:Cite web