Эчтәлеккә күчү

Worldwide Developers Conference

Мегавики проектыннан
Worldwide Developers Conference
Государство
Организатор Apple Inc.
Местонахождение
Изображение
Дата возникновения 1983
Хештег WWDC2021 һәм WWDC21
Период события 1
Логотип
Официальный сайт developer.apple.com/… [ингл.]
Логотип РУВИКИ.Медиа Worldwide Developers Conference РУВИКИ.Медиада

Apple Worldwide Developers Conference (WWDC) — Apple платформаларында эшләүчеләр өчен Бөтендөнья конференциясе. Ел саен Калифорниядә (АКШ) үткәрелә.

Тарих

Беренче WWDC 1983 елда Монтеррейда (Калифорния, АКШ) узган. 2002 елга кадәр WWDC май уртасында үткәрелә. Ләкин 2002 елдан 2005 елга кадәр ул июнь аена күчерелә. Соңгы вакытта WWDC платформа һәм яңа җайланмаларның яңа функцияләрен тәкъдир итүгә юнәлдерелгән.

WWDC 2008

Конференция 9—13 июнь көннәрендә Сан-Францискода Moscone Center West күргәзмә үзәгендә узды.

WWDC 2009

Конференция 8—12 июньдә Сан-Францискода Moscone Center West күргәзмә үзәгендә узды[1]. Ачылыш тәкъдимен Стив Җобс түгел, ә Apple ширкәтенең маркетиң буенча өлкән вице-президенты Фил Шиллер үткәрде.

Тамашачыларга өченче буын iPhone тәкъдим ителде. Рәсми исеме iPhone 3GS. Күрсәтелгән функцияләр арасында: автофокуслы 3 мегапиксельле камера, видео, тавыш белән идарә итү, санлы компас. Шулай ук күрсәтелде: Mac OS X 10.6, Safari 4.0, яңартылган ноутбуклар сызыгы — MacBook Pro.

WWDC 2018

Конференция 4—9 июньдә McEnery Convention Center (Сан-Хосе) конференц-үзәгендә узды. Презентациядә операцион системларның яңа юрамалары игълан ителде: iOS 12, watchOS 5, tvOS, macOS Mojave һәм яңа Mac App Store кушымталар кибете. Анда фреймворкларның яңа юрамаларына аерым игътибар бирелде: ARKit 2 — куллану өчен өстәмә чынбарлык һәм Core ML 2 — нейрон челтәрләр төзү өчен[2].

Шулай ук карагыз


Искәрмәләр

Сылтамалар