Виктор Янукович
| Виктор Янукович | |
|---|---|
| укр. Віктор Федорович Янукович | |
| | |
| Тулы исеме | Віктор Федорович Янукович |
| Туган көне | 9 июль 1950 (76 яшь) |
| Туган җире | |
| Белеме | |
| Ватандашлык | |
| Эшчәнлеге | сәясәтче |
| Тормыш иптәше | Янукович, Людмила Александровна[d] |
| Балалары | Виктор Викторович Янукович[d] һәм Александр Викторович Янукович[d] |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Култамгасы |
|
| Гыйльми дәрәҗәсе | икътисад фәннәре докторы[d] (2000) |
| Милләт | украин |
Виктор Фёдор улы Янукович (укр. Віктор Федорович Янукович) — Украинаның сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, дүртенче президенты (2010 елның 25 февраленнән). Төбәкләр фиркасе башлыгы, 2002—2005 һәм 2006—2007 елларда Украина премьер-министры вазифаларын башкара.
Кайбер чыганаклар буенча нәселе липка татарларына барып тоташа[1], фамилиясе «янык» (русча гарь, пепелище) яки «җан, ян» татар сүзләреннән килеп чыккан. Яшь чагында ике тапкыр җинаять җаваплылыгына тартыла[2].
Хакимлекне югалту тарихы
- Төп мәкалә: Евромәйдан
2013 елның декабрь аенда Виктор Янукович Европа Берлеге белән Ассоциациягә керергә баш тарта. Көнбатыш яклы сәяси көчләр, аеруча, көнбатыш украинлылар Киев шәһәрендә чуалышлар, хакимият белән ризасызлык — «Мәйдан» оештыралар. Баш күтәрүчеләр арасында күп радикаль төркемнәр, шул исәптән украин милләтчеләре «Уң бүлек» (правий сектор) сугышчан оешмасы катнаша. Вакыйгалар Украинада Виктор Янукович сәясәте нигезендә килеп чыккан катгый икътисади һәм сәяси кризис фонында уза.
18-21 февральдә чуалышлар иң биек ноктага җитә, Киевта корал кулланыла башлый. Нәтиҗәдә, 82 кеше вафат була (70 мәйданчы, 12 "Беркут"чы). Киев каласында озак (көз һәм кыш буе) барган чуалышлар 2014 елның 18 февралендә полициянең корал кулланып, күпсанлы оппозиция яклы кешеләрнең һәлак булуы белән тәмамлана.
Виктор Янукович белән оппозиция җитәкчеләре килешү төзи, ул килешү буенча «мәйданчылар»га каршы ут ачкан көч структуралары Киевтан чыгарыла, 2014 елның ахырына билгеләнгән президент сайлауларына кадәр вазифада калырга рөхсәт бирелә. 21 февральдә, «мәйданчылар» кулына төшүдән куркып, Виктор Янукович вазифасын бушату турында белдермичә генә Киевтан Харьковка кача. 22 февральдә Украина парламенты — Югары Рада президентка конституцион күпчелек белән импичмент белдерә. Конституция буенча Дәүләт Радасына Украина Президентына импичмент белдерү иреге бирелсә дә, бу турыда махсус канун эшләнми, Россия бу процедураны канунсыз итеп таный[3].
Россиядәге тормышы
Австрия һәм Швейцария Виктор Януковичның һәм улының акча счетларын ябалар. Берникадәр вакыт югалып торганнан соң, ул Россиянең Дондагы Ростов каласында пәйда булып, 28 февральдә шунда пресс-конференция үткәреп, үзен кануни президент булуын белдерә.
6 март көнне килгән хәбәрләр буенча, Виктор Янукович инфаркт диагнозы белән хастаханәгә яткырыла. Хәле авыр булуы турында хәбәр бирелә[4], әмма бу мәгълүмат расланылмый.
Искәрмәләр
- ↑ http://karim-yaushev.ru/2010/03/30/51/
- ↑ Янукович был осужден незаконно — генпрокурор Украины. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 февраль 2010. Архивировано 5 декабрь 2012 года. // РИА Новости, 29 января 2010, Видео заявления.
- ↑ АИФ.РУ: Бедный, бедный Виктор. Почему убежал Янукович?
- ↑ По неофициальной информации Янукович госпитализирован в Москве
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 9 июль көнне туганнар
- 1950 елда туганнар
- I дәрәҗә Преподобный Сергий Радонежский ордены кавалерлары
- Шәрәфле тимер юлчылар
- Гейдар Алиев ордены кавалерлары
- Казакъстанның Достык ордены кавалерлары
- Изге Месроп Маштоц ордены кавалерлары
- Анания Ширакаци медале белән бүләкләнгәннәр
- Исмоили Самони ордены кавалерлары
- Сербия Республикасы ордены кавалерлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча икътисадчылар
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- Әлифба буенча юристлар
- ССРБ икътисадчылары
- ССРБ сәясәтчеләре
- ССРБ юристлары
- Украина икътисадчылары
- Украина сәясәтчеләре
- Украина юристлары
- Россия икътисадчылары
- Россия сәясәтчеләре
- Россия юристлары
- XXI гасыр сәясәтчеләре
- Украина президентлары
- Украина премьер-министрлары
- Шәхесләр:Украинадагы низаг аркасында шәхси санкцияләргә дучар булганнары