Твиттер
| «Твиттер» | |
|---|---|
| Cкриншоты | |
| Рәсми исем | ингл. Twitter[1] ингл. twttr |
| Ил | |
| Төр | микроблоггинг |
| Теркәлү | кулланучы өчен кирәк |
| Телләр | инглиз, испан, итальян, алман, француз, япон |
| Хуҗасы | Twitter, Inc |
| Эшли башлау вакыты | 2006 ел |
| Халәте | актив |
| URL | twitter.com |
«Тви́ттер» (Twitter[2], ингл. to twitter-дән — «чыркылдарга, черелдәргә, такылдарга») — микроблоггинг сервисы. Бер язмада (бер твиттә) 280 символны[3] язарга ирек бирә. «Твиттер» — социаль челтәр. «Твиттер» исеме — tweet сүзеннән алынган, инглизчә кошларның чер-чер килүләре, сайраулары мәгънәсенә туры килә. 2011 елның 1 гыйнварына «Твиттердә» 200 млн кеше теркәлгән.[4]
«Твиттердә» күбесенчә актив интернет кулланучылары утыра, һәм күп кеше өчен «Твиттер» риклам һәм трафик чыганагы итеп күренә. Моннан тыш «Твиттер» — кызу аралашу коралы да, яңалыклар иң тиз тарала торган социаль челтәр дә.
«Твиттердә» меңләп татар теркәлгән, анда татарлар исемлеген беренче итеп @qazan ясады.
«Твиттердә» татар яңалыкларының каналлары да бар: Татар яңалыклары, Ислам яңалыклары.
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Рәсми сайт [ингл.]