Одноклассники.ru
Күренеш
Однокла́ссники — социаль пәрәвез, Classmates.com сәхифәсенең рус аналогы; сыйныфташларны, беренче курс укучыларын берләштерү өчен кулланыла. Бу проект 2006 елның 4 мартында барлыкка килә. Проектның авторы — Альберт Попков.

Әлеге сәхифә Россия интернетының иң популяр урыннарын алып тора[1], 14—55 яшьлек кулланучылар арасында ул шулай ук алдынгылар рәтендә тора (әлеге мәгълүмат 2009 елның июль ае өчен бирелә). Сәхифә тарафыннан үткәрелгән исәпләүләр нәтиҗәсендә, 2010 елның февраленә 45 миллион сайтта теркәлгән кулланучы була, сәхифәне тәүлектә карап чыгучылар саны — 10 млн тәшкил итә.[2]
Искәрмәләр
- ↑ Comcon — рейтинглар сәхифәсе, archived from the original on 2012-12-08, retrieved 2010-09-13
- ↑ Одноклассники → Реклама, archived from the original on 2011-09-07, retrieved 2022-03-30