OneDrive
Microsoft OneDrive (кыскача — OneDrive; элеккеге исеме Windows Live SkyDrive; башта Windows Live Folders) 2007 елның август аенда болытта мәгълүмат саклау өчен ясалган интернет-сервис. Ул Microsoft компаниясе тарафыннан идарә ителә[1][2][3]. Windows операцион системасының онлайн өлеше булып тора. SkyDrive сервисы 7 ГБ’ка кадәр мәгълүмат сакларга ярдәм итә[4] (яисә 25 ГБ, бу бушлай яңарту мөмкинлекләренә ия булган кулланучылар[4]) в упорядоченном с помощью стандартных папок виде[5]. Рәсемнәрне карау эскизлар һәм слайд-шоу формасында карарга мөмкин[5].
Бөтен файллар һәм папкалар өчен керү мөмкинлекләрен сайларга мөмкин — монда тулы мөмкинлекләрдән алып, тулысынча ябыкларга (шәхсигә) кадәр[5].
Android, iOS, Windows Phone, Windows (шулай ук Windows 8) һәм Mac OS X әчен кулланучы кушымталары чыгарылган.
Үзенчәлекләре
Office Web Apps Microsoft OneDrive’ка Office Web Apps исемле онлайн үзгәртү үзәген дә өсти. Аның ярдәмендә кулланучы веб-браузер тәрәзәсеендә үк Microsoft Office файлларын яңарта, үзгәртә ала. Шулай ук кулланучылар Word, Excel, PowerPoint һәм OneNote файлларын браузерда ук ясый ала.
Форматларны тәэмин итү
OneDrive PDF форматын карый ала, шулай ук монда ODF стандарты да керә. SkyDrive эзләве ярдәмендә PDF форматындагы файлларда эзләп юк, әмма анда Microsoft Office пакетындагы файлларда эзләү мөмкинлеге бар, боларга: DOC., DOCX., PPT., PPTX., XLS һәм XLSX керә.
Искәрмәләр
- ↑ Microsoft запустила бесплатный веб-офис. CNews (8 июнь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 май 2012. Архивировано 25 май 2012 года.
- ↑ Еще один подарок от Microsoft // Комсомольская правда.
- ↑ Бесплатное ТВ и другие полезные программы // Газета.ру.
- ↑ 4,0 4,1 Microsoft внесла ряд улучшений в сервис SkyDrive. ITC.ua (24 апрель 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 май 2012. Архивировано 6 июль 2012 года.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 Центр справки службы Windows Live SkyDrive.
Калып:Microsoft Калып:Microsoft Office Калып:Болытта мәгълүмат саклау үзәкләре