Мальта
|
Байрак
| |
| Шигарь | Truly Mediterranean |
|---|---|
| Башкала | Валлетта |
| Халык саны | 465 292 (2017) |
| Нигезләнгән | 21 сентябрь 1964 |
| Сәгать кушагы | UTC+01:00 |
| Рәсми тел | мальта теле, инглиз теле |
| География | |
| Мәйдан | 316 км² |
| Координатлар | 35.9°N 14.5°E |
| Дәүләт башлыгы | Георг Вильям Велла |
| Хөкүмәт башлыгы | Роберт Абела |
| Диннәр | Һинд дине, Христианлык |
| Икътисад | |
| Акча берәмлеге | евро |
| Эшсезлек дәрәҗәсе | 6% (2014)[1] |
| КПҮИ | 0.918 (2021)[2] |
| Башка мәгълүмат | |
| Ярдәм телефоннары | |
| Автомобил хәрәкәте ягы | сул[3] |
| Телефон коды | +356 |
| ISO 3166-1 коды | MT |
| ХОК коды | MLT |
| Интернет домены | .mt |
Ма́льта – Урта диңгездәге утрау-дәүләт. Исеме финикия телендәге malat (һаван) сүзеннән килеп чыккан.
Европа берлеге әгъзасы.
Тарихы
Европадан Азия һәм Африкага илтүче диңгез юлларының үзәгендә урнашкан Мальта элек-электән басып алучыларны үзенә җәлеп иткән. Б.э.к. VIII гасырда Мальтаны финикиялеләр (һәм алар белән бер үк вакытта диярлек греклар) колонияләштерәләр. Б.э.к. IV гасырдан б.э XIII йөзьеллыгына кадәр утрауны алмаш-тилмәш карфаген, рим, византиялеләр, гарәпләр, норманнар, испаннар басып алалар.
1530 елда Карл V император Мальтаны иоаннитларның ритсер орденына бирә (әлеге орден шул вакыттан бирле Мальта ордены дип атала башлый). 1798 елда утрауны Наполеон җитәкчелегендәге француз армиясе Мисырга барышлый басып ала. 1800 елның 5 сентябрендә инглизләр Мальта башкаласы Валеттаны алалар, утрауның губернаторы булып Александр Болл билгеләнә. 1814 елгы Париж тынычлык килешүе нигезендә Мальта Бөекбританиягә күчә. Инглизләр аны колония һәм хәрби-диңгез базасына әверелдерәләр.
1964 елда Мальта бәйсезлек ала, ә 1974 елдан республика игълан ителә, ләкин 1979 елга кадәр, Мальтада соңгы инглиз базасы бетерелгәнче, дәүләт башлыгы булып элеккечә инглиз патшабикәсе санала.
Сәяси төзелеш
Мальта - парламент республикасы. Мальта конституциясе 1964 елда кабул ителә. Законнар чыгару хокукы Президент һәм вәкилләр пулатыннан торучы парламентка карый. Вәкилләр пулаты 65 депутаттан тора. Палата әгъзалары гомуми сайлауларда 5 елга билгеләнәләр. Ил башлыгы - президент. Башкарма хакимият Премьер-министр җитәкчелегендәге хакимият тарафыннан тормышка ашырыла.
Дин

Ил халкының (~425 мең кеше) 95 проценты Рим католик чиркәвенә карый. Илдә яшәүче Бөекбритания пенсионерлары — протестантлар. Шулай ук Иегова шаһитләре, мормоннар, баптистлар, евангелистлар, Яһүд динен тотучылар, буддистлар, бахаистлар җәмгыятьләре бар. 2014 елда рәсми саннарда 10 мең мөселман исәпләнә[4]. 2020 елга мөселманнар саны 55 мең. Бер мәчет (Паола мәчете), бер мәктәп-мәдрәсә, берничә намаз уку бүлмәләре бар. Катар илчесе Мальта хөкүмәтенә илнең төньягында икенче мәчет төзү инициативасы белән чыккан.
Искәрмәләр
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; дата публикации: 2022.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ Il-komunità Musulmana b'xewqa għal żewġ Moskej ġodda u skola akbar (Мөселман җәмгыяте ике мәчет һәм яңа мәктәп булдырырга тели). tvm.com.mt, 29.12.2014 [млт.]