Кипр Республикасы
- Бу терминның башка аңламнары да бар, Кипр (мәгънәләр) битен карагыз.
|
Байрак
| |
| Шигарь | Cyprus in your heart |
|---|---|
| Башкала | Никосия |
| Халык саны | 1 141 166 (2013) |
| Нигезләнгән | 16 август 1960 |
| Сәгать кушагы | UTC+02:00 |
| Рәсми тел | яңа юнан теле, төрек теле, юнан теле |
| География | |
| Мәйдан | 9,242.45 км² |
| Координатлар | 35°N 33°E |
| Дәүләт башлыгы | Никос Христодулидес |
| Хөкүмәт башлыгы | Никос Христодулидес |
| Икътисад | |
| Акча берәмлеге | евро |
| Эшсезлек дәрәҗәсе | 16% (2014)[1] |
| КПҮИ | 0.896 (2021)[2] |
| Башка мәгълүмат | |
| Ярдәм телефоннары | |
| Автомобил хәрәкәте ягы | сул[3] |
| Телефон коды | +357 |
| ISO 3166-1 коды | CY |
| ХОК коды | CYP |
| Интернет домены | .cy |
Кипр (Кыпрыс) Җөмһүрияте – (грек. Κυπριακή Δημοκρατία төр. Kıbrıs Cumhuriyeti) - Урта диңгезнең көнчыгыш өлешендә урнашкан утрау-дәүләт. 2004 елның 1 маеннан Европа берлеге әгъзасы.
Территориясе
Рәсми рәвештә Кипр Җөмһүрияте территориясе үз эченә Кипр утравының 98% (калган 2%ында британ хәрби базалары – Акротири һәм Декелия) территориясен һәм якында урнашучы Агиос Георгиос, Гернисос, Глюкиотисса, Кила, Киедес, Кордилия һәм Мазаки утрауларын алып тора.
Яңа тарих
1974 елдан соң утрау ике өлешкә бүленгән, 60% территория Кипр Җөмһүрияте идарәсе астында булса (күбесенчә греклар яши), калган өлеш Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүриятенә карый (ул якта күбесенчә төрекләр яши). Ул дәүләтне Төркия һәм Абхазия бәйсез дәүләт буларак таныйлар.
Илдә 1 141 166 (2013) яши. Башкаласы — Никосия шәһәре.
Дин
| Кипрда дин[4] | ||||
|---|---|---|---|---|
| Православие | 66 % | |||
| Ислам | 30 % | |||
| Башка диннәр | 4 % | |||
1960 елгы Конституция (19нчы маддә) һәр кешенең сүз, вөҗдан һәм дин ирегенә хокукы бар дип карар бирә. Барлык диннәр дә закон каршында тигез, республиканың бер генә закон чыгару, башкарма яки административ акты да нинди дә булса дини институтны яки дини оешманы дискриминацияли алмый. Һәр кешенең дин тоту ирегенә хокукы бар, ул үз динен индивидуаль яки коллектив рәвештә өйрәнә ала. Халыкның аз өлешен тәшкил иткән ике дини төркемнең (католиклар һәм маронитлар) хокуклары гарантияләнә.
Грекларның күбесе — рәсми дәүләт чиркәве статусына ия Кипр православие чиркәве тарафдарлары. Мөселманнар (төрекләр, гарәпләр һ. б.) Кипр халкының 25—30 % ын, католиклар — 3 % ын тәшкил итә. Яһүд динен 1 800 кеше, һинд динен 2 мең кеше тота.
Шулай ук карагыз
Тышкы сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; дата публикации: 2022.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ Cyprus. The World Factbook. Central Intelligence Agency. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2010. Архивировано 26 декабрь 2018 года.