KazanExpress
KazanExpress — 2017 елда нигезләнгән Россия маркетплейсы[1]. Бер тәүлектә заказларны кабул итү буенча Россиядә 3 нче урында тора. Башка маркетплейслардан аермалы буларак әйберләрне китерүне 1 көн эчендә башкара[2][3].
Тарихы
Маркетплейс 2017 елда эшмәкәр Линар Хөснуллин һәм программист Кевин Ханда тарафыннан нигезләнгән. Гамәлгә куючыларның сүзләренчә, компанияне ачарга төп сәбәп булып Россия базарында маркетплейс бизнес-моделе буенча эшли торган ширкәтләр юклыгы торган. Ул вакытка әлеге өлкәдә AliExpress алдынгылардан була, әмма Кытайдан әйберләрне китерү бик күп вакыт ала. 2018 елда нигез салучылар инвестор итеп халыкара ширкәтне җәлеп итә, бу инвестицияләр күләме $2 млн тәшкил итә[4].
2019 ел башында KazanExpress товарларын 7 шәһәргә китерә: Казан, Иннополис, Яр Чаллы, Әлмәт, Өфө, Самара, Чебоксары. Маркетплейста 1500 тирәсе сатучы эшләгән, ә тәүлек сатулар саны 1000 гә җитте[5].
2020 ел эчендә тәүлек сатулары 15 000гә җитә, ә товар китерү географиясе 28 шәһәргә кадәр киңәйде[6].
2021 елда KazanExpress «AliExpress Россия» компанисе тарафыннан инвестицияләр җәлеп итә[7]. Компания KazanExpress ның 30% өлешен сатып ала. Шул ук елның октябрь ахырында әлеге сату-алуның икенче этабы турында мәгълүм була: AliExpress Россия маркетплейсның 50.1% өлешенең хуҗасы була[8]. Килешүнең төгәл бәясе бер тарафтан да сөйләнелмәде, әмма генераль директор Линар Хөснуллин әйтүенчә, сүз “миллиардлар” турында бара[9].
2021 елда тәүлек сатулары 150 000 гә, ә гомуми әйләнеш 9 млрд сумга җитә[10].
KazanExpress 2021 елда Татарстанның Яшел Үзән районында үзенең логистика комплексы төзи башлый, аның кулланылачак файдалы мәйданы 1 000 000 м2 тәшкил итәчәк. Комплекс 8 корпустан торачак дип исәпләнә, һәрберсенең бәясе – 4 млрд сум[11].
HeadHunter порталы 2021 елда «IT һәм Интернет» төркемендә иң шәп эш бирүчеләр исемлеген төзеде, маркетплейс эш эзләүчеләрне сораштыру нәтиҗәсендә 133 тән 26 нчы, ә эшчеләр саны 5 меңгә кадәр булган 183 оешма арасында 75 нче була[12]. Inc. Russia порталы 2021 елгы иң уңышлы 100 стартап арасында KazanExpress 4 урынга лаек дип таба, ширкәтнең бәясен $133,3 млн дип тапканнар[13].
Эш моделе
KazanExpress.ru домены һәм аның проектларының хокукый хуҗасы - «Маркетплейс-Технологии» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, ул “Иннополис” махсус икътисадый зонасында IT-технологияләрне үстерүче резиденты булып тора[14].
KazanExpress маркетплейс моделе буенча эшли, бу - төрле интернет-кибетләргә сәүдә итү өчен мәйданчык бирү мөмкинлегеннән гыйбарәт. Маркетплейсның барлык сатучылары Россиядән, шуларның 40% ы Татарстан Республикасыннан[15][16]. Интернет сәүдәсенең 90% ы Казаннан 20 сәгатьлек юл (Россия Ауропа территориясе өлеше) эчендә урнашкан булуы маркетплейсның Татарстанда урнашуының төп сәбәбе булып тора[17].
Сатучылар товарларын складка җибәрә, шуннан соң маркетплейс аларны кабул итә һәм сатылганчыга кадәр үзендә саклый, аннары заказларны тапшыру үзәгенә җибәрә (аерым очракларда өйгә кадәр илтә). Заказларны тапшыру үзәгенә 1 көндә китерү 2 фактор аркасында мөмкин: барлык товарларның бер логистик үзәктә булуы һәм ул үзәкнең урнашкан җире[18]. Әйберне саклау һәм китерү өчен сатучыдан аерым түләү алынмый[19]. KazanExpress шулай ук сатучыларны укыту һәм әзерләү белән дә шөгыльләнә. 2021 елда бөтен товарлар өчен бушлай фотостудия эшли башлады[20].
Күрсәткечләр
Ширкәтның үзенең мәгълүматлары буенча 2020 елда маркетплейс әйләнеше 1,3 млрд сум тәшкил итә[21].
2021 ел эчендә ул 542% ка үсә һәм 9 млрд сум була. Аңа өстәп, 2021 елның декабрендә әйләнеш 2 млрд сумнан артык булды, бу күрсәткеч 2020 ел декабре нәтиҗәсеннән 612% ка күбрәк. Шул ук вакытта мәйданчыкта еллык заказлар саны 14 млнга җитте.
2021 елда хезмәт күрсәтелә торган шәһәрләр саны 115, ә заказларны тапшыру урыннары – 450 була. Ел дәвамында иң күп сатып алулар булган шәһәрләр – Казан, Өфе һәм Самара. 2021 елда иң күп товарлар алынган төрләр: электроника һәм аның аксессуарлары, өй һәм матурлык өчен товарлар.
2021 елда ширкәттә 4 804 кеше эшләгән. Ә 2020 ел ахырында оешмада 592 эшче хезмәт кылган була[22].
2022 ел башына маркетплейста 12,5 мең Россия сәүдәгәре тәкъдим ителгән[23]. Бер заказны башкаруның уртача бәясе ширкәт исәпләүләре буенча 100-120 сум тора[24].
Экология
KazanExpress пластик пакетлар һәм макулатураны җыю һәм эшкәртү белән шөгыльләнә. 2021 ел җәеннән 2022 ел февраленә кадәр ширкәт 5,5 млн пластик пакетны эшкәртә, ул сатучыларга бирелгән пакетларның 55% ын тәшкил итә. Төрү материаллары, батарейкалар һәм башка чүпне җыю заказларны тапшыру урыннарында уздырыла. Төп офиста чүпне 5 төрдә җыялар: кәгазь, пыяла, пластик, металл һәм бүленми торган чүпләр[25].
Искәрмәләр
- ↑ Китайские инвестиции: AliExpress купил долю казанского маркетплейса (рус.). РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
- ↑ Seller Den. Все отечественные маркетплейсы вошли в ТОП-100 интернет-магазинов по итогам 2021 года. KazanExpress рос быстрее всех — Торговля на vc.ru. vc.ru (28 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
- ↑ Data Insight | Рейтинг ТОП100 (рус.). top100.datainsight.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
- ↑ Как казанский маркетплейс привлек инвестиции от AliExpress (рус.). Ведомости. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
- ↑ Линар Хуснуллин, KazanExpress: «У нас нет гигантской выручки, но есть 40 тысяч юзеров» (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
- ↑ Маркетплейс KazanExpress планирует нарастить ежемесячный оборот до 1,5-2 миллиардов рублей к концу года [неопр.]. Онлайн-Чеки Бизнес.Ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
- ↑ «Речь идет не о выходе в кеш»: зачем Еремеев продал 30% KazanExpress китайцам? (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
- ↑ «AliExpress Россия» выкупила контрольный пакет акций KazanExpress (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
- ↑ Линар Хуснуллин: 100 млн $ на KazanExpress, битва c Wildberries, звёздная болезнь и чёрная пятница [неопр.]. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
- ↑ KazanExpress раскрыл результаты 2021 года (рус.). Retail.ru (31 гыйнвар 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
- ↑ Настроились по-серьезному: KazanExpress построит логистический центр KazanFirst (рус.). kazanfirst.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
- ↑ KazanExpress вошел в рейтинг лучших работодателей России [неопр.]. Татар-информ (Tatar-inform). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
- ↑ Редакция Inc. 100 самых успешных стартапов 2021 года. Рейтинг Inc. Russia [неопр.]. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
- ↑ KazanExpress (рус.). Retail.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
- ↑ Торговый город: KazanExpress построит поселок для сотрудников (рус.). РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
- ↑ Чыганакка сылтама өстәү хатасы: Неверный тег
<ref>; для сносокавтоссылка22не указан текст - ↑ Чыганакка сылтама өстәү хатасы: Неверный тег
<ref>; для сносокавтоссылка12не указан текст - ↑ Чыганакка сылтама өстәү хатасы: Неверный тег
<ref>; для сносокавтоссылка13не указан текст - ↑ Чыганакка сылтама өстәү хатасы: Неверный тег
<ref>; для сносокавтоссылка32не указан текст - ↑ KazanExpress откроет бесплатную фотостудию для продавцов | Enter. entermedia.io. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
- ↑ Forbes включил казанский маркетплейс в тройку самых интересных проектов недели, привлекших инвестиции (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
- ↑ Оборот маркетплейса KazanExpress в 2021 году вырос на 542%. tass.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
- ↑ KazanExpress показал рекордный рост - E-pepper.ru | eCommerce хаб (рус.). e-pepper (1 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
- ↑ Чыганакка сылтама өстәү хатасы: Неверный тег
<ref>; для сносокавтоссылка23не указан текст - ↑ KazanExpress переработал 5 миллионов пакетов за 2021 год (рус.). Retail.ru (26 гыйнвар 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2022.
Бу мәкаләгә РУВИКИның башка мәкаләләре сылтамый. |