Эчтәлеккә күчү

Гималайлар

Мегавики проектыннан
Гималайлар
Эра эоцен[d]
Длина
  • 2400
Государство
Континент Азия
Ширина 250
Площадь
  • 600 000
Высота над уровнем моря 8848,86
Изображение
Наивысшая точка Җомолуңма
Карта
Логотип РУВИКИ.Медиа Гималайлар РУВИКИ.Медиада

Гималайлар, Гималай таулары, шулай ук Һималай, Һималай таулары (санскр. हिमालय,, хинди हिमालय, непалча हिमालय, кыт. 喜馬拉雅山脈) — Җирнең иң бөек таулар системасы. Гималайлар Һиндстан, Непал, Кытай (Тибет), Пакьстан, Бутан территорияләрендә урнаша.

Гималайларның иң бөек ноктасы (Җомолунгма) шулай ук дөньяның иң югары нокта булып санала.

Гималайлар 2900 кмга сузыла. Таулар системасы киңлеге якынча 350 км. Якынча биеклеге — 6000 м, ә Җомолунгма биеклеге исә 8848 м тәшкил итә.

Дөньяның иң зур елгаларның кайберәүләре: Ганг, Һинд, Брахмапутра, Янцзы, Меконг, Салвин, Кызыл елга (Азиядә), Хунзян, Чао Прайя, Иравади елгасы, Аму Дәрья, Сыр Дәрья, Тарим елгасы һәм Сары елга Һималай тауларыннан агып төшә һәм аларның кушылган агым бассейны 3 млрд кеше өчен Әфганстан, Бангладеш, Бутан, Кытай Халык Җөмһүрияте, Һиндстан, Непал, Бирма, Камбоҗа, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Казакъстан, Кыргызстан, Таиланд, Лаос, Вьетнам, Малайзия һәм Пакъстанда (бу Җир халкының яртысы диярлек) өй булып тора.

Экологиясе

Файл:Everest - Polish International Mt Everest expedition 99.jpg
Эверест (Җомолунгма), Һималайның иң югары пигы (сулда) һәм Лхотсе (уңда), no. 5
Пакъстан һәм Кытай Халык Җөмһүрияте чигендә урнашкан K2 биеклеге
Непал һәм Сикким, Һиндстан чигендә урнашкан Кангченҗунга биеклеге

Гималай тауларының флора һәм фаунасы климат, явым-төшем, биеклек һәм туфракларга бәйле рәвештә үзгәрә. Климат тау нигезендә тропиклардан иң югары биеклектә мәңге боз һәм карга кадәр дәвамлы рәвештә үзгәрә. Бу климат, явым-төшем, биеклек һәм туфраклар шартларының төрлелеге аерылып тора торган үсемлек һәм хайван төркемнәрен барлыкка китерә. Югары биеклекнең экстремаль шартлары (түбән атмосфера басымы) һәм иң күтәрелеп торган урыннарда бик салкын булу экстремофил организмнарга яшәргә мөмкин итә.

Һинд динендә

Һинд динендә Гималайларда Шива Ходае сыена дигән ышаныч бар. Шулай ук Һинд дине изге текстларында Һималай тауларында урнашкан Һималайя Патшалыгы искә алына.