Эчтәлеккә күчү

Мекоң

Мегавики проектыннан
Мекоң
кһмер. មេគុង, лаос. ປະເທດລາວ, вьетн. Mê Kông
Тавсирлама
Озынлык 4500 км
Бассейн 810 000 км²
Су агымы
Су башы Тибет таулыгы
 • Географик координаталар 33°09′09″ с. ш. 94°03′50″ в. д.GЯO
Тамак Көньяк Кытай диңгезе
 • Географик координаталар 10°11′41″ с. ш. 106°44′35″ в. д.GЯO
Логотип РУВИКИ.Медиа РУВИКИ.Медиа медиафайллар

Мекоң, Меконг (югары агымында Зачү (Дза-Чу), урта агымында Лансаңҗән дип атала) — Һиндкытай ярымутравындагы иң зур елга, Кытай, Лаос, Камбоҗа, Вьетнам территориясеннән ага, өлешчә Лаос белән Мьянма вә Таиланд арасындагы чик вазыйфасын да башкара.

Озынлыгы 4500 км, бассейнының мәйданы 810 мең км². Тибет таулыгындагы Таңла сыртыннан башланып, Син-Тибет тауларының тирән тарлавыклары аркылы Камбоҗа тигезлегеннән ага. Юлы күп бусагалы. Камбоҗа тигезлегенә чыкканда зур шарлавык (биеклеге 21 м) хасил иткән. Көньяк Кытай диңгезенә сазланган делтә (мәйд. 70 мең км²) хасил итеп коя. Төп кушылдыклар: уң — Мун, Тонлесап; сул — У, Тхан, Сан. Пномпень шәһәре янында уртача су чыгымы 13,2 мең м³/сек.

Елга, нигездә, мәүсими яңгырлардан, югары агымында кар һәм боз эрүеннән су ала, бу вакытта су кимәле 10–15 метрга күтәрелә, су чыгымы исә 30 мең м³/сек.га җитә. Ташкыннар еш була. Тонлесап күле елга агымын тәртипкә салып тора. Елга кою урыныннан 700 км, ташулар вакытында 1600 км аралыкта (Вьентян шәһәренәчә) көймәләр йөрешле. Диңгез көймәләре Пномпень шәһәренәчә (130 км) керә ала. Балыкка бай, су кошлары күп, крокодиллар бар. Мекоң ярларында Луаң-Прабаң, Вьентян (Лаос), Пномпень (Камбоҗа) шәһәрләре урнашкан.