Бельгия
|
Байрак
| |
| Шигарь | Eendracht maakt macht |
|---|---|
| Башкала | Брюссель |
| Халык саны | 11 584 008 (1 гыйнвар 2022, Җанисәп) |
| Нигезләнгән | 4 октябрь 1830 |
| Сәгать кушагы | UTC+01:00 |
| Рәсми тел | нидирлан теле, француз теле, алман теле |
| География | |
| Мәйдан | 30,688 км² |
| Координатлар | 50.6411°N 4.6681°E |
| Дәүләт башлыгы | Филипп |
| Хөкүмәт башлыгы | Де Кро, Александр |
| Икътисад | |
| ТЭП | 599 880 миллион US$ (2021) |
| Акча берәмлеге | евро |
| Эшсезлек дәрәҗәсе | 5.55% (2020)[1] |
| КПҮИ | 0.937 (2021)[2] |
| Башка мәгълүмат | |
| Ярдәм телефоннары | |
| Автомобил хәрәкәте ягы | уң[3] |
| Телефон коды | +32 |
| ISO 3166-1 коды | BE |
| ХОК коды | BEL |
| Интернет домены | .be |
Бе́льгия (нид. België, ХФА: [ˈbɛlɣijə]; фр. Belgique, алман. Belgien), Бе́льгия Корольлеге́ (нид. Koninkrijk België, фр. Royaume de Belgique, алман. Königreich Belgien) — Көнбатыш Европада урнашкан федератив дәүләт. Европа Берлеге әгъзасы һәм шул оешмадагы күп структураларның штаб-фатирлар урнашу урыны. Шулай ук НАТО штаб-фатиры да Бельгиядә урын тота. БМО әгъзасы.
Бельгия мәйданы — 30,528 км². Халык саны — якынча 11 миллион кеше. Башкаласы — Брүссел каласы.
Тарихи процесслар нәтиҗәсендә Бельгия ике милли регионга бүленә. Илнең төньягында нидерландтелле фламаннар яшәгән Фландрия урнаша. Көньякта французтелле Валлония урын тота. Әлеге милли һәм тел бүленеше күпсанлы конфликтларга сәбәп булып чыга[4].
Бельгиядә татарларның яшәве мәгълүм. Ләкин күпме һәм ничек яшәүләре турында мәгълүматлар юк[5].
Географик мәгълүмат
Бельгия җире өч географик районга бүленә: төньяк-көнбатыштагы су буендагы тигезлек, үзәк плато (Урта Бельгия, диңгездән 100—200 метрбиеклектә) һәм көньяк-көнчыгыштагы Арденн калкулыгы.
Тарих
Беренче бөтендөнья сугышы
Алман империясе хәрби идарәсе Шлиффенның стратегик максаты буенча эш итә, һәм Бельгиялеләрнең каршылыгын сындыра-сындыра, Алманиянең алдынгы хәрби төркеме Чик буе сугышта тиз-тиз Франция—Бельгия чигенә таба хәрәкәт итә.
Искәрмәләр
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; дата публикации: 2022.
- ↑ Worldwide Driving Orientation by Country.
- ↑ Ике милләт бер илгә сыймый
- ↑ Европа татарлары көзге очрашуга җыелды