Эчтәлеккә күчү

Акмәсҗит

Мегавики проектыннан

Акмәчет белән бутамагыз.

Акмәсҗит
Байрак[d]Илтамга[d]
Находится в пределах природно-географического объекта Кырым
Часовой пояс UTC+03:00 һәм UTC+02:00
Город-побратим Һайделберг[1][2], Новочеркасск[1], Кечкемет[1], Искешәһәр[1], Иркутск[1], Мәскәү, Омск[1][3], Улан-Удэ[2], Сейлем[1], Русе[d][1], Падова[1], Түбән Новгород, Көньяк-Көнбатыш административ округ[1], Киреч[2], Донецк[1], Чернивси[1] һәм Bursa
Официальный сайт simgov.ru
Уникальный номер ГАР b9001e55-72ed-43bf-b7eb-41b86a14380e
Глава исполнительной власти Афанасьев, Михаил Сергеевич[d]
Численность населения
Административно-территориальная единица Акмәсҗит шәһәр шурасы, Акмәсҗит шәһәр бүлгесе[5], Кырым өлкәсе[d], Кырым АССР һәм Таврия губернасы
Государство
Площадь
  • 107 ± 1
Дата возникновения 1784
Является административным центром Кырым Җөмһүрияте, Кырым Автономияле Җөмһүрияте, Акмәсҗит шәһәр бүлгесе[5], Акмәсҗит шәһәр шурасы һәм Акмәсҗит районы[5]
Первое письменное упоминание II гасыр до н. э.
Официальный язык рус теле
Коллаж
Карта
Логотип РУВИКИ.Медиа Акмәсҗит РУВИКИ.Медиада

Кәбир-Җамигъ мәчете

Акмәсҗит яки Симферополь ( рус. Симферополь, кырымтат. Aqmescit, Акъмесджит) — Кырымда урнашкан шәһәр. Кырым Республкиасының идарә, сәнәгый, мәдәни һәм фәнни үзәге. Кырым ярымутравының үзәгендә урнаша. Әүвәл заманда Aкмәчет урынында скиф мәркәзе, скиф Неаполе, Алтын Урданың Кирмәнчек шәhәре була.

Кырым ярымутравында тагы Акмәчет исемле авыл бар, шуңа күрә рәсми чыганакта Симферополь Акмәсҗит дип йөртелә, ләкин татарча матбугатта Акмәчет атамасы ешрак кулланыла.

География

Акмәсҗит Кырым ярымутравында, Салгир елгасында урнаша. Тимер һәм автомобиль юллары төене.[7]

Сәгать поясы

Мәскәү вакыты
Мәскәү вакыты

Акмәсҗит Мәскәү вакыты (Moscow Time Zone, MSK) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +3:00 сәгать тәшкил итә.

Тарих

Алтын Урда чорында татарлар Кирмәнчек шәһәрен салалар, соңрак биредә ак мәчет төзелә һәм Кырым ханлыгы чорында кирмән Акмәчет дип йөртелә башлаган.

Кырым ханлыгы вакытында Бакчасарай ил башкаласы статусына ия булган, ләкин Акмәсҗит шәһәрендә калга (дәүләттә ханнан соң икенче башлык) йорты урнашкан булган.

1781 елда Кырым ханлыгы Россия империясе тарафыннан басып алына. 1783 елда урыслар Акмәчет исемен Симферопольгә үзгәртәләр.

Павел I шәһәргә татар исемен Акмәчет кайтара, ләкин Павел I не үтергәннән соң урыслар яңадан шәһәргә Симферополь исемен бирәләр.

1944 елда Акмәчет шәһәреннән кырымтатарлар сөргенлеккә җибәрелә.

1945 елда Симферополь Кырым Мохтари Җөмһүриятенең башкаласы статусын югалта.

1954 елда Кырым өлкәсе Украинага тапшырыла.

2014 елда Кырым кризисы һәм Кырым статусы турында референдумнан соң Кырым Акмәсҗит башкаласы белән Россия Федерациясенә кире кайтарыла.

Хәзер Акмәчет шәһәрендә Кырымтатар Милли Мәҗлесе урнаша.

Климат

  • Уртача еллык температура — +10,8 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 4,4 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 74 %
Акмәсҗит климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 20,4 21,9 28,7 31,5 34,2 37,7 39,3 39,5 37,2 33,3 28 25,4 39,5
Уртача максимум, °C 3,9 4,7 9,1 15,9 21,4 25,7 28,9 28,7 23,1 17 10,4 5,6 16,2
Уртача температура, °C 0,2 0,4 3,9 9,9 15,1 19,5 22,3 22 16,9 11,3 5,8 2 10,8
Уртача минимум, °C −2,9 −3,2 −0,2 4,8 9,5 13,9 16,5 16,1 11,6 6,8 2,2 −1,1 6,2
Абсолют минимум, °C −26 −30,3 −18,4 −11,1 −8,4 0,7 3,6 3,8 −5,1 −11,4 −21,7 −23,2 −30,3
Явым-төшем нормасы, мм 514
Чыганак: Погода и климат

Халык

1897[8] 1926[9] 1939[9] 1959[10] 1970[11] 1979[12] 1989[13] 2001[14]
49 078 86 145 142 634 187 623 249 053 301 505 343 565 363 597

Милли состав (2001): руслар — 66,7%, украиннар — 21,3%, кырымтатарлар — 7,0%, белоруслар — 1,1%.

Административ бүленеш

  • Киев районы
  • Тимер юл районы
  • Үзәк районы

Мәдәният

Күренекле кешеләр

Искәрмәләр