Эчтәлеккә күчү

Акмәчет

Мегавики проектыннан

Акмәсҗит белән бутамагыз.

Акмәчет
кырымтат. Aqmeçit
БайракИлтамга
Административно-территориальная единица Черноморское сельское поселение[d][1]
Часовой пояс UTC+02:00 һәм UTC+03:00
Площадь
  • 119
Является административным центром Акмәчет районы[1] һәм Черноморское сельское поселение[d][1]
Уникальный номер ГАР c2f167b6-35e9-439d-94d0-b1409c28a7f3
Высота над уровнем моря 20 ± 1
Изображение
Официальное название кырымтат. Aqmeçit
Численность населения
  • 11 039 кеше (2012)
Государство
Карта
Логотип РУВИКИ.Медиа Акмәчет РУВИКИ.Медиада

Акмәчет[2] ( кырымтат. Aqmeçit, Акъмечит) — Кырым ярымутравының көнбатышында урнашкан курорт-бистә. Кырым Республикасына керә. Акмәчет районы үзәге булып тора.

Тарихы

  • Каланың беренче кешеләре булып юнанлылар санала. Алар монда б.э.к IV гасырда килеп урнашып Калос Лименга нигез салалар.
  • Б.э.к. III гасырда кала скифлар кулында була. Тик соңрак бу җирләр ташлап кителә.
  • Кырым ханлыгы чорында бу җирдә Акмесджит Лиман каласына нигез салына. Элек монда шулай ук Шәехләр торак пункты да була,ләкин соңрак бу ике торак пункт берләшеп бер шәһәр барлыкка китерәләр.
  • Россия империясе чорында бу кала граф Войновичка бирелә.
  • 1824 елда кала Новороссийск губернаторы граф Воронцовка күчә.
  • 1944 елда каланың исеме Черноморскоега алмаштырыла.
  • Бөек Ватан сугышы чорында биредә флот оеша. ССРБ таркалгач флот Украинага күчә.

Халык үзгәреше

  • 1926 ел — 1369 кеше (1179 украин, 164 рус, 4 белорус, 3 әрмән, 2 грек, 1 кырым татары)
  • 1939 ел — 2512 кеше
  • 1989 ел — 11 978 кеше
  • 2001 ел — 11 643 кеше
  • 2006 ел — 11 000 кеше
  • 2011 ел — 10 991 кеше

Туристик айларда биредә халык саны 60-75 мең кешегә җитә.

Һәйкәлләр

  • Акмәчеттә Калос Лимен антик торак пункты урнашкан. Аны 1985 елдан өйрәнәләр.
  • шәһәр уртасын БВС каһарманнарына куелган һәйкәл бизи.
  • 1970 елларда Ленин мәйданында В.Ленинга һәйкәл куела.
  • 2006 елда һәлак булга акмәчетле әфганчыларга һәйкәл куела.

Искәрмәләр

  1. ↑ 1,0 1,1 1,2 ОКТМО. 179/2016. Крымский ФО
  2. ↑ Еш кына татар матбугатында Акмәчет дип бүгенге Симферополь шәһәре атала, Татар Википедиясендә буталыш булмас өчен Симферополь — Акмәсҗит (кырымтат. Aqmescit, Акъмесджит) дип йөртелә.