Эчтәлеккә күчү

Америка Виргин утраулары

Мегавики проектыннан
Америка Виргин утраулары
Байрак
Шигарь United in Pride and Hope Edit this on Wikidata
Башкала Шарлотта-Амалия
Халык саны 87 146 (2020, Җанисәп) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 31 март 1917 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−04:00
Рәсми тел инглиз теле
География
Мәйдан 346.36 км²
Координатлар 18.33333°N 64.83333°W Edit this on Wikidata
US-VI Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Albert Bryan Jr.
Икътисад
Акча берәмлеге АКШ доллары
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы сул[1]
Телефон коды +1340
ISO 3166-1 коды VI
ХОК коды ISV
Интернет домены .vi


Америка Виргин утраулары (АВУ) — Кариб диңгезендә утраулар төркеме, АКШ автоном территориясе.

Өч иң зур утраулары: Сент-Томас, Сент-Джон, Санта-Крус.

Мәйданы — 344 км², халык саны — якынча 100 мең кеше.

Географик яктан Виргин утрауларына керә.

Әлеге җирләр АКШ тарафыннан Даниядән 1917 елның 17 гыйнварында сатып алына. АКШ Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан идарә ителә. Утрауларда яшәгәннәрнең Кушма Штатларның ватандашлары хокуклары бар.

Диннәр

АКШ Үзәк разведка идарәсенең Бөтендөнья фактлар белешмәсе нигезендә, АКШ хөкүмәте тарафыннан идарә ителүче утрауларда (Кариб диңгезендәге тугыз утраудан торган төркем) яшәүчеләрнең (87 146 кеше, 2020 елга) 95 % тан артыгы үзләрен христианнар дип атый (шул исәптән, 65,5 % ы – протестантлар, 27,1  % ы – католиклар һ. б.[2]). 6 % ы ― азчылык диннәр (Растафари  [ингл.], Яһүд дине, Буддачылык, Һинд дине, Ислам) тарафдарлары[3]. Алар бирегә Европа, Якын Көнчыгыш һәм Кариб диңгезе бассейны илләреннән XVIII гасырдан башлап күчеп килгән.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. ↑ http://www.usvitourism.vi/travel_tips.
  2. ↑ Religions in U S Virgin Islands - PEW-GRF. www.globalreligiousfutures.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 февраль 2017. Архивировано 7 гыйнвар 2018 года.
  3. ↑ CIA World Factbook Accessed 11-24-12