Әҗмәт
| Авыл | |
| Әҗмәт | |
|---|---|
| 55°46′48″ с. ш. 53°51′00″ в. д.GЯO | |
| Ил | |
| Муниципаль район | Актаныш районы |
| Тарих һәм география | |
| Нигез салына | 1906 |
| Климат төре | dfb — дымлы континенталь |
| Халык саны | |
| Халык саны | 121 кеше |
| Санлы идентификатор | |
| Почта индекслары | 423751 |
| Автомобиль коды | 16, 116 |
| Башка мәгълүмат | |
| Русча топонимы | Азметьево |
|
|
|
Әҗмәт — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.
Халык саны — 121 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423751.
Тарих
1906 елда нигезләнгән. Актаныштан 17 чакрым төньяк-көнбатыштарак Шәбез елгасы буенда урнашкан. 1906 елда, су басудан еш бәла-каза күргәнлектән, Тау Такталачыктан күчеп утыралар. Авыл халкы үзен, явыз Иванның чукындыруыннан качып, Агыйдел ягына килеп төпләнгән Әҗмәт баба токымы дип саный.
1917 елга кадәр 802 дисәтинә имана җирләре була. Игенчелек һәм терлекчелектән тыш киез итек басу белән дә шөгыльләнәләр.Соңгысын Совет чорында да курыкмый дәвам итәләр.
1929 елның 16 декабрендә “Әҗмәт” исемле күмәк хуҗалыкка берләшәләр. 1939 елда бар кеше аңа кереп бетә. Ә аңа кермәгән 9 кеше репрессияләнә, өлгерләр читкә китеп котыла. Соңгы указлы муллалары Мулләхмәт Яһүдин була. Гафур Шәкүров, Шәйгәрдән Саттаровның үз предприятиеләре була, иген белән сәүдә итәләр. Сәүдә белән дә шөгыльлләнүчеләр була.
“Таң” хуҗалыгына кушыла.
Авылда башлангыч мәктәп эшли.
1920 елга кадәр Такталачык волостенә карый, аннан Минзәлә кантонына кертелә.
Бөек Ватан сугышында 145 әҗмәтле катнаша, 51 е һәлак була.
Демография
| Халык саны | |||||||||||
| 1913 | 1922 | 1926 | 1938 | 1949 | 1958 | 1965 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
| 458 | 534 | 519 | 410 | 277 | 296 | 293 | 276 | 234 | 137 | 134 | 121 |
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.
Климат
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -11.5 °C | -11.2 °C | -6 °C | 3.9 °C | 13.1 °C | 18.7 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 11.9 °C | 4 °C | -5.3 °C | -10.8 °C | 3.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[2]
Шәхесләр
- Лилия Гыйбадуллина (1987), язучы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2021).
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.