Әмәт-Хан Солтан
| Әмәт-Хан Солтан | |
|---|---|
| кырымтат. Amet-Han Sultan | |
| | |
| Тулы исеме | Amet-han Sultan |
| Туган көне | 25 октябрь 1920 (106 яшь) |
| Туган җире | Алупка, Кырым |
| Вафат көне | 1 февраль 1971[1] (50 яшь) |
| Вафат булган җире | |
| Белеме | |
| Ватандашлык | |
| Эшчәнлеге | хәрби очучы |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Милләт | кырым татары |
Әмәт-Хан Солтан яки Амет-Хан Султан (tat. lat. Ämät-Xan Soltan, кырымтат. Amet-han Sultan, лак. АхӀмад-Хан Султан) – хәрби очучы, подполковник (1957), ССРБ атказанган очучы-сынап караучы (1961), Советлар Берлегенең ике тапкыр Каһарманы (1943,1945).
Тәрҗемәи хәл
Кырым Мохтар Җөмһүриятенең Алупка шәһәрендә 1920 елда эшче гаиләсендә туган. Әтисе – лак милләтеннән, әнисе – кырым татары нәселеннән.
Бөек Ватан сугышы
Бөек Ватан сугышында беренче көннән катнаша. 1941 елның 22 июнендә берничә сугыш очышын ясый, фашист дошманнарына һөҗүм итә.
1941 елның көзеннән Тындагы Ростов күген саклый.
1942 елда снарядларын тотып бетереп фашистларың бомбага тотучы «Юнкерс-88»ен таран белән юк иткән, үзе парашют белән котылган. Шушы батырлыгы өчен бөтен Ярославль баш мәйданында Әмәт-Хан Солтанга хөрмәт күрсәткән һәм Ленин ордены белән бүләкләгән.
1942 елда Әмәт-Хан Воронеж янында Сталинград сугышында катнаша. "Аэрокобра" очкычында Тындагы Ростовны, Таганрогны азат итүдә, Кубань өчен сугышта катнаша.
1944-1945 елда Әмәт-Хан Көнчыгыш Пруссиядә сугыша, Берлин өчен сугышта катнаша. Соңгы бәрелеш 1945 елның 29 апрелендә булган: Әмәт Хан Берлин "Темпелһоф" һава аланы өстендә фашист «Фокке-Вульф 190» очкычын бетерә.
Сугыш вакытында Әмәт-Хан Солтан 603 сугыш очышын ясый, шул исәптән: 70 – фашист көчләренә һөҗүм, 150 һава сугышы, 49 фашист очкычын юк итә.
Сугыштан соң
Сугыштан соң Хәрби-һава академиясендә укый.
1947 елдан Очу-тикшеренү институтының очучы-сынап караучы булып эшли. 1949 елда Ту-2 очкычында беренче һавада очкычка ягулык салу үткәрә.
1951-1953 елда Әмәт Хан белән С. Анохин, Бурцев, Павлов очучылары яңа очкыч-снарядны сынап карадылар, шушы сынауда һәлакәт вакытында Әмәт Хан үз тотнаклыкка күрә яңа очкычны коткара ала.
1971 елның 1 февралендә Ту-16ЛЛ очкычында сынау очышын ясаганда һәлак булган.
Мәскәүдә Новодевичье зиратында күмелгән.
Хайтарма (Кайтарма)
Әмәт-Хан Солтан батырлыгына карамастан аның туганнары һәм бөтен Кырым татарлары халкы сөргенлеккә җибәрелгән.
1956 елда Советлар Берлегенең ике тапкыр Каһарманы Әмәт-Хан кырым татарларының аклануы үтенечен имзалап, КПУ Үзәк комитетына хат җибәргән.
Кырым татарлары сөргенлегенә, Әмәт-Хан Солтан батырлыгына һәм кырым татарлары фәҗигасенә 2013 елда чыгарылган "Хайтарма" нәфис фильмы багышланган.
"Хайтарма" (кайту, кайтарма) нәфис фильмы беренче тапкыр Казан Халыкара мөселман кинофестивалендә күрсәтелде.
Истәлек
- Симферополь, Алупка, Судак, Волгоград, Жуковский, Каспийск, Махачкала шәһәрләрендә урамнар Әмәт-Хан Солтан истәлегенә аталган.
- Әмәт-Хан Солтан исемендәге Симферополь аэроклубы, Дагстанда урнашкан тау, Махачкала һава аланы.
- 2010 елда Ярославль шәһәрендә Әмәт-Хан Солтанга һәйкәл ачылган.
Әдәбият
- Авиация: Энциклопедия. — М.: Большая Российская энциклопедия, 1994.
- Андреев С. А. Совершённое ими бессмертно. — Кн. 2. — М.: «Высшая школа», 1986.
- Балаков И. Б., Симонов А. А. Испытатели МиГов. — Жуковский: Авиационный Печатный Двор, 1999. — С. 38. — 96 с. — ISBN 5-93705-001-0
- Бутаев Б. Б. Амет-Хан Султан. — М.: Политиздат, 1990.
- Васин В. П., Симонов А. А. Испытатели ЛИИ. — Жуковский: Авиационный Печатный Двор, 2001. — С. 34. — 192 с. — ISBN 5-93705-008-8
- Великая Отечественная война 1941—1945: События. Люди. Документы.-Политизд.1990
- Герои и подвиги. — Кн. 4. — М.: Воениздат, 1966.
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь. Т.1. М.:Воениз.1987.
- Дважды Герои Советского Союза. — М.: Воениздат, 1973.
- Зайцев А. Д.,Рощин И. И.,Соловьёв В. Н. Зачислены навечно. Кн. 1. М.: Политиз,1990.
- Крылья Родины. — М.: ДОСААФ, 1983.
- Люди бессмертного подвига. Москва «ПЛ» т.1 1975 г.
- Путерброт А. Т. Боевая слава Дагестана. — Махачкала: Дагестанское кн. изд., 1988.
- Симонов А. А. Заслуженные испытатели СССР. — Москва: Авиамир, 2009. — С. 21—22. — 384 с. — ISBN 978-5-904399-05-4
- Советские асы. — М.: «Восточный фронт», 1996.
- ↑ Sultan Amet-Khan // TracesOfWar
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 25 октябрь көнне туганнар
- 1920 елда туганнар
- Мегавики:Замандашлар биографиясе
- 1 февраль көнне вафат булганнар
- 1971 елда вафат булганнар
- Мегавики.Мәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр
- Мәскәү өлкәсендә вафатлар
- Кача югары хәрби авиация училищесын тәмамлаучылар
- Хәрби һава академиясен тәмамлаучылар
- Советлар Союзы Геройлары
- Ленин ордены кавалерлары
- Кызыл Байрак ордены кавалерлары
- Александр Невский ордены (ССРБ) кавалерлары
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- «Сталинградны саклаган өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре
- «Кёнигсбергны алган өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- «Берлинны алу өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- Сталин премиясе лауреатлары
- «Мегавики:Татар телендә имзаланмаган Мегавики.Мәгълүмат элементларына сылтамалары булган мәкаләләр» төркемендәге битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- Бөек Ватан сугышы очучылары
- Кырым Җөмһүрияте Совет Берлеге Каһарманнары