Әл-Җәзари
| Әл-Җәзари | |
|---|---|
| | |
| Тулы исеме | Әбу Әл-Гыйз ибн Исмәгыйль Әл-Җәзари |
| Туган көне | 1136 |
| Туган җире | Җизрә, Месопотамия |
| Вафат көне | 1206[1][2] |
| Вафат булган җире | |
| Ватандашлык | |
| Эшчәнлеге | инженер, уйлап табучы-механик |
| Милләт | көрд[3] |
Әл-Җәзари, Әбу Әл-Гыйз ибн Исмәгыйль Әл-Җәзари (гарәп. أَبُو اَلْعِزِ بْنُ إسْماعِيلِ بْنُ الرِّزاز الجزري, 1136 ел, Бөек Сәлҗүк Дәүләте, Месопотамия, Җизрә — 1206 ел, шунда ук) — Исламның алтын гасырында иҗат иткән күренекле уйлап табучы-механик, математик, астроном. «Китаб фи мәгърифәи әл-хыял әл-һәндәсия» («Тапкыр механика корылмалары турында белемнәр китабы») исемле трактат язып, анда 50гә якын механизмның корылышын тасвирлый һәм аларны төзү буенча киңәшләрен язып калдыра. Әл-Җәзарины «Ислам дөньясының да Винчие» дип атаганнар.
Тәрҗемәи хәле
Тормышы һәм эшчәнлеге турында мәгълүматларны үзе язган әлеге трактатта теркәп калдырган. Әл-Җәзариның исеме Месопотамиядәге җирлек исеменнән алынган. Төркия Көрдстаны үзәге Диярбәкердә Артык бәй варислары сараенда (tr) баш инженер булып хемәт итә.
Әл-Җәзари беренче иң зур астрономик кирмән сәгатен уйлап табучы буларак билгеле. Хәзерге заман галимнәре күзаллавынча, аның ул сәгате беренче «программалаштырылган компьютер» буларак бәяләнә. Дональд Раутлеҗ Һилл сүзләре буенча, «Әл-Җәзари иң катлаулы сәгатьне тасвирлаган». Әл-Җәзари терсәкле вал (ru) уйлап табучы да. Аның терсәкле валы беренче мәртәбә әйләнү хәрәкәтен алга җибәрү хәрәкәтенә үзгәртә алган. Әл-Җәзари фонтан, клапанлы насос (ru), су күтәрүче (чыгаручы) машина һәм су сәгате (ru) дә уйлап тапкан.
Рәсемнәр
Әл-Җәзари китабына төсле рәсемнәрне үзе ясаган. Рәсемнәрендә уйлап тапкан әсбапларының тышкы кыяфәтен сурәтләгән яки аларның эшләү нигезләмәсен язып калдырган.
-
Су күтәрү җайланмасы
-
Фил сәгате
-
Кирмән сәгате
-
Шәм сәгате
-
Механик музыкантлар
-
Өстәл автоматы
-
Кул юу өчен автомат
-
Чылбырлы насос
Әдәбият
- Хусам Диб. https://islam-afisha.ru/afisha/putevoditelya-po-islamu(үле сылтама). М.: Издательство ДУМ г. Москвы, 2016. ISBN 978-5-9908782-0-4
Сылтамалар
- Әл-Җәзари китабы 2012 елның 24 июль көнендә архивланган. [төр.]
- Әл-Җәзари, механика даһие [ингл.] MuslimHeritage.com сайтында
- Әл-Җәзари һәм Тәкый-әд-дин машиналары [ингл.] MuslimHeritage.com
- Advances in computer and information sciences: from Abacus to holonic agents Tuncer Ören, Professor Emeritus School of Information Technologies
Искәрмәләр
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 1136 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Төркиядә туганнар
- 1206 елда вафат булганнар
- Төркиядә вафатлар
- Әлифба буенча математиклар
- Әлифба буенча язучылар
- Әлифба буенча астрономнар
- Әлифба буенча галимнәр
- Гарәп галимнәре
- Математиклар
- Астрономнар
- Уйлап табучылар
- Механиклар