Эчтәлеккә күчү

Әл-ислах (газета)

Мегавики проектыннан
«Әл-ислах» газеты
Tөр милли-демократик газета

Нәшер итүче Фатих Әмирхан
Мөхәрир Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан
Баш мөхәрир Вафа Бәхтияров
Штат корреспондентлары Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Вафа Бәхтияров
Нигезләнгән 1907
Сәяси тараф милли-демократик
Тел татар теле
Публикацияләр туктату 1909, 22 июль
Төп офис Казан

«Әл-ислах» (Реформа) — 1907-1909 елларда Казанда нәшер ителгән татар милли-демократик газетасы. Рәсми мөхәрире Вафа Бәхтияров булса да, чынлыкта бу вазифаны Габдулла Тукай белән Фатих Әмирхан үтиләр.

Тасвирлама

Беренче саны 1907 ел 3 октябрь көнне чыккан. Газета уку-укыту, тәрбия, әдәбият, мәдәният һәм мәдрәсәләргә реформа ясау мәсьәләләре турында күп яза, реформа даулаган шәкерт дөньясының үзенә күрә бер матбугат органы булып хезмәт итә. Заманның көн үзәгендә торган сәяси-иҗтимагый мәсьәләләрдән бәхәс иткәндә киң демократия карашларын чагылдырган була.

«Әл-ислах» атнага бер тапкыр, 16 битлек булып чыккан. Матди ягы — шәкертләр акчасы, шуңа күрә язышучыларга гонорар түләнмәгән диярлек.

Тарих

1905 елның ноябреннән үк «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре «Әл-ислах» исемле кулъязма, җилембасма (гектографта күбәйтелгән) газета чыгарганнар. Әлбәттә, ул регуляр тәртиптә чыкмаган. Ә 1907 елның 3 октябреннән рәсми теркәлгән, чын газета нәшер ителә башлый.

68 саны чыккач, 1909 елның 22 июлендә газета чыгудан туктый.

Чыганак

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.