Әл-Мәлик
Күренеш
Әл-Мәлик (гарәп. الْمَلِكُ)— Аллаһның 99 исеменең берсе. Бу исем Аллаһының бөтен галәмгә хуҗа булуын, аның мәлиге — хөкемдары булуын аңлата. Кешеләр арасында мәликләр, солтаннар бар. Аларның тормышлары беркайчан да имин булмаган, һәрвакыт бер борылыш яки гыйсъян белән юк булырга хөкем ителгәннәр.
Аллаһы Тәгалә хакыйкый Мәлик (Патша), хакыкый Солтандыр (чын Хөкемче). Золымлык кылмас, мәрхәмәт итәр. Һәрвакыт колларының яхшылыгын теләр.
Чыганак
Баулы мөхтәсибәте. 2017 елның 9 сентябрь көнендә архивланган.
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу мәкаләдә мәгълүматлар карата китерелгән. |