Һебрид утраулары
Күренеш
| Утраулар саны | як. 500 |
|---|---|
| Иң эре утрау | Льюис-энд-Һаррис |
| Гомуми мәйдан | 7200 км² |
Һебрид утраулары (ингл. Hebrides [ˈhɛbrɨˌdiːz], гэл. Innse Gall — «Әҗнәбиләр утраулары») — Атлантик океанындагы архипелаг. Шотландиянең төньяк-көнбатышында. 500 дән артык кече утраудан (Льюис, Скай, Малл һ.б.) гыйбарәт. Бөекбритания составында. Мәйданы 7,5 мең км². Тышкы һәм Эчке Һебридларга бүленә, аларны Норт-Минч, Литл-Минч бугазлары һәм Һебрид борыны аера. Рельефы калкулыклардан һәм тәбәнәк таулардан гыйбарәт (биеклеге 1009 метргача). Шактый өлеше — ташлыклар һәм баткак җирләр.
Климаты уртача диңгез, гыйнварның уртача температурасы 4…6°, июльнеке 12…14°, Еллык явым-төшем микъдары 1000—2000 мм.
Халык күбесенчә балык тоту, терлекчелек белән шөгыльләнә. Постау эшләп чыгарыла. Туризм үсеш алган.
Галерея
-
Кимсмул кирмәне
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, Мегавики проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу мәкаләдә мәгълүматлар карата китерелгән. |