Эчтәлеккә күчү

Үкәк

Мегавики проектыннан
Файл:Алтын Урда иле.jpg
Алтын Урда 14 гасырда

Үкәк, урта гасырдагы (XIII—XIV гасырлар) Алтын Урда шәһәре. Хәзерге Сарытау шәһәре янәшәсендә, Увековка елгасы тамагында урнашкан булган, XIV гасыр башларында мөһим сәүдә һәм сәясәт үзәге. Үкәктә акча сугу йорты булуы мәгълүм.

1395 елда Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан җимерелә. Сарай, мәчет, йорт, һөнәрче остаханәләре калдыклары сакланган.