Җилдәр
| Авыл | |
| Җилдәр | |
|---|---|
| 53°25′44″ с. ш. 54°37′38″ в. д.GЯO | |
| Ил | |
| Район | Миякә районы |
| Халык саны | |
| Халык саны | 890 кеше |
| Милли состав | татарлар |
| Санлы идентификатор | |
| Почта индекслары | 452092 |
|
|
|
Җилдәр — Башкортстанның Миякә районындагы татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 890 кешенең яшәве мәгълүм. Авыл советы үзәге.
Демография
Җилдәрдә 330 хуҗалык исәпләнә. Яшәүчеләр саны:
- 1989 елда – 960 кеше,
- 1999 – 1084
- 2006 – 969
- 2009 – 1013
2002 елда 63% халык башкорт, татарлар – 35%.
Социаль тармак
Мәдәният-мәгариф-медицина объектлары – урта мәктәп, балалар бакчасы, амбулатория, даруханә, авыл мәдәният йорты, почта бүлеге, телефон челтәр бүлеге, Бишбүләкнең саклык банкы филиалы, район хастаханәсенең психоневрология бүлеге, олы яшьтәгеләрне социаль яктан хезмәтләндерү үзәге, участок ветеринар дәваханәсе, сөт җыю пункты, кибетләр. Авыл җирлеге буенча 2 СПК: «Октябрь», «Урал», 3 урта мәктәп, 2 башлангыч мәктәп, 2 балалар бакчасы, 4 фельдшер-акушерлык пункты, 2 авыл мәдәният йорты, сөт җыю ноктасы.[1]
Җитештерү тармагы
СПК «Октябрь», Миңнегалиев КФХ (фермер хуҗалыгы - дуңгызчылык), Абдуллин КФХ (агач эшкәртү).
Атаклы кешеләр
- Тимурбәк Дәүләтшин (1904-1983)
- Вәлиәхмәт Үтәй – Татар дәүләт филармониясенең джаз-коллективы сәнгать җитәкчесе Рөстәм Үтәйнең атасы.
- Азат Магазов (1926, Баязит) - язучы, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993) - 1943 елда Җилдәр урта мәктәбен тәмамлый, шуннан әрмегә алына, Бөек Ватан сугышында катнаша.
- Мөхәммәт Сәлимов (1925-2000), Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- Кәрәм Яппаров (1924-2016), Социалистик Хезмәт Каһарманы.
Географик урынлашу
- район үзәгенә кадәр (Кыргыз-Миякә): 37 км
- тимер юл станциясенә (Аксеново): 80 км
Искәрмәләр
- ↑ Җилдәр авыл советы (рус телендә)(үле сылтама)
Сылтамалар
- Әлифба буенча торак пунктлар
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (АТЕ: Зильдяровский сельсовет)
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (АТЕ: Миякә районы)
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (АТЕ: Бәләбәй өязе)
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (төр: русиянең административ-территориаль берәмлеге)
- Миякә районы торак пунктлары
- Страницы, использующие расширение Kartographer