Янкә
| Торак пункт | |
| Янкә авыл | |
|---|---|
| 52°30′38″ с. ш. 46°10′25″ в. д.GЯO | |
| Ил | |
| Район | Базарлы Карабулак районы |
| Авыл советы рәисе | Наил Акчурин |
| Тарих һәм география | |
| Беренче телгә алыну | 1740 |
| Мәйдан | 2 км² |
| Мәркәз биеклеге | 191 |
| Сәгать кушагы | UTC+03:00, UTC+04:00 һәм SAMT[d][1] |
| Халык саны | 1692 кеше |
| Милли состав | татарлар |
| Санлы идентификатор | |
| Почта индекслары | 412613 |
| Башка мәгълүмат | |
| Русча топонимы | Яковлевка |
|
|
|
Янкә авыл – Сарытау өлкәсендәге татар авылы. Яковлевка авыл советы үзәге. Оз елгасы буенда урнашкан.
Белешмә
Базар-Карабулак районында урнашкан Янкә авылы – Сарытау өлкәсендә иң зур татар авылы булып тора. Авылда ике меңләп кеше яши. Барысы да диярлек татарлар. Авылның яртысы Тугушев фамилиясен йөртә. Башка фамилияләр – Кудашев, Дамаев, Акчуриннар.
Икътисад
Авылда “Яковлевское” кооперативы эшли, өч меңнән артык мөгезле эре терлек үрчетелә, шулар арасында 500 сыер. Сөтне эшкәртү белән дә шөгыльләнәләр. Соңыннан инде, аны Сарытауга, Пензага озаталар. 25 тән артык шәхси эшмәкәр бар. Җомга саен бөтен район Янкә (Яковлевка) базарына җыела. Анда Пензадан, күрше районнардан килгән эшмәкәрләр үзләре җитештергән әйберләрне сатуга куялар. “Долина” һәм “Колос” ачык акционерлык җәмгыятьләре бар. Күршедә яшәгән авыллар бетеп барганлыктан, аларның җирләрен дә эшкәртәләр. Халык эчми диярлек, эшче кулларга кытлык юк.
Авылдан уңышлы эшмәкәрләр чыккан. Алар авыл тормышында катнашып тора.
Мәгариф
Мәктәпләре 1930 елда ачыла. 1949 елда 7-еллыкка, 1962 елны – 9-еллыкка, 1966 елда – тулы урта мәктәп итеп үзгәртелә. Бүген Яковлевка авылының өч катлы мәктәбе буш тормый. Мәктәптәге балалар саны 234.[2] Абдул авылыннан 22 бала килеп йөри, Репьевка авылыннан 7 бала автобус белән китерелә. Мәктәпне тәмамлаганнарның 70-80 проценты югары уку йортларына керә. 1951 елны мәктәптә татар телендә укытуны тыйганнар. 1990-нчы еллар җиткәч, татар теле яңадан керә башлады.[3]
Дин
Инкыйлабка кадәр Янкәдә 3 мәчет булган, 1930 елны аларны сүтеп, бер башлангыч мәктәп итәләр.
1999 елда авыл халкы җыелып ике катлы таш мәчет төзегән. Мәчеткә йөрүчеләр күп.
Танылган шәхесләр
Авыл тарихында иң билгеле шәхес – Советлар Союзы Герое Идрис Муса улы Кудашев.
Искәрмәләр
- ↑ Федеральный закон от 22.11.2016 № 395-ФЗ (рус.) — 2016.
- ↑ Мәктәпнең рәсми нотыгы- 2010 [рус.]
- ↑ Мәктәп тарихы [рус.]
Чыганаклар
Ошибка Lua в Модуль:Navbar на строке 12: Invalid title Базарлы Караболак районы{{подст:пустой шаблон|Не меняйте ничего на этой строке. Она изменится сама при сохранении.}}.
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Страницы с ошибками скриптов
- Әлифба буенча торак пунктлар
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (АТЕ: Яковлевское сельское поселение)
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (төр: русиянең административ-территориаль берәмлеге)
- Сарытау өлкәсе татар авыллары
- Базарлы Караболак районы торак пунктлары
- Страницы, использующие расширение Kartographer