Юдино районы
Күренеш
| Район | |
| Юдино районы | |
|---|---|
| Ил | ССРБ |
| Статус | Район |
| Җөмһүрият | Татарстан АССР |
| Административ үзәк | Юдино |
| Нигезләү датасы | 1938 елның 4 августы |
| Халык саны (1939) | 62 539 |
Юдино районы (рус. Юдинский район) — Татарстан АССР составында административ-территориаль берәмлеге. 1938—1958 елларда бар булган.
Район үзәге Юдино эшчеләр бистәсе булып торган.
Тарих
Юдино районы 1938 елның 4 августта Казан районының исеме алмаштыру юлы белән барлыкка килгән. 1958 елның 16 июльдә район үзәге Яшел Үзәнгә күчерелә, район Яшел Үзән районы дип атала башлый.
Административ бүленеш
3 бистә советы һәм 24 авыл советы.
Халык
1939 елгы җанисәбе буенча, Юдино районында 62 539 кеше яшәгән, шул исәптә руслар — 46311 кеше (74,1%), татарлар — 12598 кеше (20,1%), чуашлар — 1609 кеше (2,6%), мордва — 624 кеше (1,0%), чирмешләр — 604 кеше (1,0%).[1]
Шулай ук карагыз
- Татарстанның административ-территориаль бүленеше
- Татарстанның административ-территориаль бүленеше (1948)
- Казан районы