Элиу Рут
| Элиу Рут | |
|---|---|
| ингл. Elihu Root | |
| Элиу Рут 1912 елда | |
| Туган көне | 15 февраль 1845 |
| Туган җире | Клинтон, Нью-Йорк штаты |
| Вафат көне | 7 февраль 1937[1][2][…] (91 яшь) |
| Вафат булган җире | |
| Белеме | |
| Ватандашлык | |
| Эшчәнлеге | сәясәтче, юрист, дәүләт эшлеклесе |
| Әтисе | Q92391957? |
| Әнисе | Nancy Whitney Buttrick[d] |
| Тормыш иптәше | Q75855772? |
| Балалары | Edith Root[d][3], Elihu Root, Jr.[d] һәм Edward Wales Root[d] |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Култамгасы |
|
Элиу Рут (ингл. Elihu Root; 15 февраль 1845 ел – 7 февраль 1937 ел) — америкалы сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе, юрист, 1912 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
Элиу Рут Нью-Йорк штатының Клинтон шәһәрендә Орен Рут һәм Нэнси Уитни Баттрик гаиләсендә туа. Аның әтисе Гамильтон көллиятендә математика профессоры була. Шул көллиятне 1864 елда Элиу тәмамлый. 1867 елда ул Нью-Йорк университетының юридик мәктәбендә укып чыга. Озакламый юрист эшчәнлеген башлый.
1878 елда Рут Клара Фрәнсис Уэйлска, Scientific American журналы мөхәрире кызына өйләнә.
1883-1885 елларда Нью-Йоркның көньяк округы прокуроры вазифасын үти.
1899-1904 елларда исә президентлар Маккинли һәм Рузвельт вакытында АКШ хәрби министры була. Саклану министры мөддәтендә Хәрби көллияткә нигез сала, Вест-Пойнттагы Хәрби академияны зурайта һәм Милли гвардия өстеннән федераль идарәне көчәйтә.
1905 елда, Джон Хэй вафат булгач, Рузвельт Рутны АКШ Дәүләт сәркатибе итеп билгели. Бу вазифада ул консуллык хезмәтендә реформа үткәрә, Якын Көнчыгышта «ачык ишекләр» сәясәтен хуплый. 1906 елда Рио-де-Жанейродагы өченче Панамерикан конференциясендә катнаша, латинамерикан дәүләтләренең хөкүмәтләрен Һаага солых конференциясендә катнашырга чакыра. 1907 елда Вашингтонда Үзәк Америка солых конференциясен оештыра. 1908 елда Япония белән Рут-Такахира килешүенә кул куя.
1909-1915 елларда Рут Нью-Йорктан сенатор була. 1917 елда, Россиядагы Февраль инкыйлабыннан соң Рут Россияга махсус миссия белән җибәрелә. Рутның үзеннән кала, ул миссияга Америка хезмәт федерациясе вице-президенты Джеймс Дункан, социалист Чарль Рассел, генерал Хью Скотт, адмирал Джеймс Гленон, Нью-Йорк банкиры С.Бертро, «Интернешнл Харвестер Компани» компаниясе президенты Сайрус Маккормик һ.б. керә.
Париж солых конференциясендә катнаша, 1921-1922 елларда Вашингтон конференциясендә АКШ вәкиле була.
Ул 1937 елда вафат була.
Әсәрләр
- Citizen’s Part in Government. Yale University Press, 1911.
- Experiments in Government and the Essentials of the Constitution. Princeton University Press, 1913.
- Addresses on International Subjects. Harvard University Press, 1916.
- Military and Colonial Policy of the United States. Harvard University Press, 1916.
- Miscellaneous Addresses. Harvard University Press, 1917.
- Men and Policies: Addresses by Elihu Root. Harvard University Press, 1925.
Сылтамалар
- РУТ (Root), Элиу. // Лауреаты Нобелевской премии: Энциклопедия: Пер. с англ. — М.: Прогресс, 1992. [рус.]
- Elihu Root хезмәтләре «Гутенберг» проектында
- The United States and the war, The Mission to Russia (1918) [рус.]
Чыганак
Бу — сәясәтчеләр турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу — юристлар турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
[[Төркем:юрист тәмамланмаган мәкаләләр]]
- ↑ Elihu Root // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ Elihu Root // Брокгауз энциклопедиясе (нем.) / Hrsg.: Библиографический институт и Ф. А. Брокгауз АГ, Wissen Media Verlag
- ↑ (not translated to en) The Peerage (ингл.)
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 15 февраль көнне туганнар
- 1845 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Клинтонда туганнар
- Нью-Йорк штатында туганнар
- 7 февраль көнне вафат булганнар
- 1937 елда вафат булганнар
- Нью-Йоркта вафатлар
- Колумбия университетын тәмамлаучылар
- Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- Әлифба буенча юристлар
- АКШ сәясәтчеләре
- АКШ адвокатлары
- АКШ юристлары
- АКШтан Нобель премиясе лауреатлары
- АКШ дәүләт сәркатипләре
- АКШ хәрби министрлары
- Сәясәт эшлеклесе тәмамланмаган мәкаләләр
- Сәясәтчеләр
- Шәхесләр