Элисса Аалто
| Элисса Аалто | |
|---|---|
| | |
| Исеме | фин. Elsa Kaisa Mäkiniemi |
| Туган көне | 22 ноябрь 1922[1] |
| Туган җире | |
| Вафат көне | 12 апрель 1994[1] (71 яшь) |
| Вафат булган җире | |
| Белеме | |
| Ватандашлык | |
| Эшчәнлеге | архитектор |
| Әтисе | August Mäkiniemi[d] |
| Тормыш иптәше | Алвар Аалто |
Эльза Кайса Аалто (фин. Elsa Kaisa Aalto, тумыштан Мякинеми, фин. Mäkiniemi; 22 ноябрь 1922, Кеми, Лапландия — 12 апрель 1994, Һельсинки) — фин архитекторы һәм дизайнеры. Алвар Аалтоның икенче хатыны.
Тәрҗемәи хәле

Элисса Аалто 1922 елда Кеми шәһәрендә полковник Август Мякинеми гаиләсендә туган. 1949 елда Һельсинки шәһәрендә Политехник институтта белем ала һәм архитектор Алвар Аалтода эшли башлый. Аалтоның шул чакта беренче хатыны, шулай ук архитектор һәм дизайнчы Айно вафат була. 1952 елда Элисса һәм Алвар өйләнешә. Ул вакытта Алварга 54 яшь, ә Элиссага 29 яшь була.
Ирле-хатынлы Аалто архитектура проекты өстендә бергәләп эшли башлый[2]. Элисса иренең бөтен конкурс эшләрендә катнаша. Ул Алвар һәм Айно оештырган җиһаз җитештерү буенча Artek компаниясе өчен минимализм жанрында обойлар сериясен эшли.
1976 елда Алварның вафатыннан соң Элисса Artek компаниясе белән идарә итә[3]. Ул иренең проектын, шул исәптән Эссенда опера бинасын, Ольборгта заман сәнгате музее, Люцернада торак комплексын, Лаһтида чиркәү эшләрен бетерү өстендә эшли[4][5]. Аның шулай ук Выборгта китапханә реконструкциялау планнары да була[6].
Элисса Аалто 1981 елда Америка архитекторлар институтының мактаулы әгъзасы титулына лаек була[7]. 1994 елда 72 нче яшендә яман шештән вафат була. Хиетаниеми зиратында җирләнә.
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 Elissa Aalto // SNAC (ингл.) — 2010.
- ↑ Elissa Aalto; Architect, 71 (англ.). The New York Times (13.04.1994). Дата обращения: 22 октября 2020.
- ↑ Virtanen B. Obituary: Elissa Aalto (англ.). The Independent (22.04.1994). Дата обращения: 22 октября 2020.
- ↑ Elissa Aalto; Architect, 71 (англ.)
- ↑ Virtanen B. Obituary: Elissa Aalto (англ.).
- ↑ Virtanen B. Obituary: Elissa Aalto (англ.)
- ↑ Elissa Aalto; Architect, 71 (англ.).
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 22 ноябрь көнне туганнар
- 1922 елда туганнар
- Мегавики.Мәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр
- Финляндиядә туганнар
- 12 апрель көнне вафат булганнар
- 1994 елда вафат булганнар
- Һелсинкида вафатлар
- «Мегавики:Татар телендә имзаланмаган Мегавики.Мәгълүмат элементларына сылтамалары булган мәкаләләр» төркемендәге битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча мигъмарлар
- Финляндия мигъмарлары
- Мегавики:Параметрларсыз калыплар
- 12 апрель көнне вафатлар
- 1994 елда вафатлар