Шеньяң
| Шәһәр | |
| Шеньяң | |
|---|---|
| Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-mnc" does not exist. | |
| | |
| 41°47′44″ с. ш. 123°26′53″ в. д.GЯO | |
| Ил | |
| Тарих һәм география | |
| Мәйдан | 3 495 км² |
| Мәркәз биеклеге | 55 м |
| Сәгать кушагы | UTC+08:00 |
| Халык саны | |
| Халык саны | 8 106 171 кеше |
| Рәсми тел | кытайча |
| Санлы идентификатор | |
| Телефон коды | +86-24 |
| Почта индекслары | 110xxx |
| Автомобиль коды | 辽A |
|
|
|
| shenyang.gov.cn [кыт.] | |
|
|
|
Шеньяң (Мукден, кыт. трад. 瀋陽, гад. 沈阳, пиньинь: Shěnyáng; манҗурча —
Мукден[1]) — Кыйтайның төньяк-көнчыгыш өлешендәге шәһәр, Хунхе елгасы буенда. Ляониң провинциясенең һәм Шеньяң хәрби бүлгесенең башкаласы. Субпровинциаль әһәмиятле шәһәр.
Халык саны — 6 255 921 кеше (шәһәрнең үзендә), 8 106 171 (шәһәртирә зонасы белән, 2010).
Тарих
Шәһәр Хоучең исем астында б.э.к. 2 гасырда мәгълүм. 1621 елда Шеньяңны манҗурлар басып алган. 1625—1912 елларда Мукден дип аталган. Чиң дианстиясе дәверендә (1644—1911) Кытайның икенче башкаласы булган. 1858 елда Фыңтян (Фынтянь) провинциясе үзәге булган, шуңа күрә шәһәр Мукден исеме белән берьюлы Фыңтян исемен дә йөрткән.
Административ бүленеш
Шеньяң составына 9 район, бер өяз әһәмиятендәге шәһәр һәм өч өяз керә:
Сәнәгать
Транспорт юлларының төене. Сәнәгать мәркәзе. Машина төзүчелекнең төрле тармаклары (сәнәгать җиһазлары, транспорт чаралары, электротехника моторлари эшләп чыгару) үсеш алган. Төсле металлургия, химия, җиңел, азык-төлек сәнәгатьләр эшханәләре бар.
Мәдәният
Университет, мәдәни тәшкиләтләр бар. архитектура һәйкәлләреннән Шеньяң һәм аның тирәсендә 9—14 гасырларда төзелгән сарай вә гыйбадәтханәләр сакланган.
Искәрмәләр
- ↑ Мукден // Новый энциклопедический словарь: В 48 томах (вышло 29 томов). — СПб., Пг., 1911—1916.