Эчтәлеккә күчү

Шаян ТВ

Мегавики проектыннан
ШАЯН ТВ
логотип
Тапшыру җирләре халыкара тапшыру
Тапшыру вакыты тәүлек буе
Тапшыру теле татар
Идарә үзәге 420095, Россия, Татарстан Җөмһүрияте, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9 йорт[1].
Канал тематикасы балалар каналы
Тапшыру башлау вакыты 2018 елның 12 ноябре
Аудитория 15 млн.[2]
Хуҗа «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ
Җитәкчеләр

Әминов Илшат Юныс улы - «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры

Сәхабетдинова Рамилә Әхмәтзакир кызы - «ШАЯН ТВ» башкарма директоры - баш мөхәррир
Шигарь «ШАЯН ТВ» белән бул, телне саклау - менә безнең юл!
Сайт [1]

«ШАЯН ТВ» — беренче татар телендә тәүлек буе эшли торган балалар каналы. Каналның рәсми сайты аша «ШАЯН ТВ»ны Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә карарга мөмкин.

Тарих

2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «ШАЯН ТВ» телеканалы тәүге тапкыр эфирга чыкты[3]. Шул ук көнне тапшыруларны онлайн-режимда карау мөмкинлеген тәэмин итүче ШаянТв.ру сайты эшли башлады.

Тасвирлама

Телеканал заман белән бергә атлый, «ШАЯН ТВ» аудиториясе 0+[3]. «ШАЯН ТВ» каналын 15 млн артык кеше карый [2]. ТР Президенты Миңнеханов Р.Н. «ШАЯН ТВ» балалар телеканалының туган телебезне, мәдәниятне һәм мәгарифебезне саклап калуда әһәмияте зур дип саный.

Shayantv.ru сайты татар, рус, инглиз телләрендә эшли. Сайтны https://shayantv.ru/ сылтамасы аша табарга була. Өйдә, юлда – «ШАЯН ТВ» һәркайда, чөнки сайт теләсә кайсы смартфон өчен җайлаштырылган. Бер төймәгә басу белән, «ШАЯН ТВ»ның социаль челтәрләрдәге рәсми битен күзәтергә мөмкин: Инстаграм һәм Вконтакте. Шулай ук «ШАЯН ТВ»ның мобиль кушымтасын Google Play һәм App Store аша йөкләп, канал белән бер дулкында булырга мөмкин.

«ШАЯН ТВ» тапшыруларын карау ысуллары[2] Исемлек
Спутник челтәрләре «Триколор» «НТВ+» «Триколор» «ABS-2A» «МТС»
Цифрлы мульплекслар «Таттелеком» «МТС» «Ростелеком» «КазГорСеть» «Дом.ру»
Рәсми сайт https://shayantv.ru
Видеоязмалар хостингы https://www.youtube.com/channel/Шаян_ТВ
Бүтән ысуллар Google Play кушымтасы App Store кушымтасы

Максаты

«ШАЯН ТВ» каналының төп максаты – татар телен популярлаштыру; мультфильмнар, фәнни-популяр фильмнар, фикерләүне үстерергә ярдәм итүче тапшырулар аша балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Хәзерге вакытта каналда 20дән артык танып-белүне, белем бирүне һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче оригиналь программалар эфирга чыга. «ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе каналның контентын үстерүгә зур өлеш кертә. Татар теленә иң яхшы мультфильмнар, халыкара дәрәҗәдәге фәнни-популяр, документаль һәм әдәби жанрдагы тапшырулар тәрҗемә ителгән.

Даими рәвештә канал балалар иҗатын үстеру буенча эш алып бара, конкурс һәм фестивальләр оештыра. Алар арасында: «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесе һәм «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестивале.

Каналда Телевизион блогерлар мәктәбе эшли. 2020 елда аның филиалы Димитровград шәһәрендә һәм «Бала-Сити» полилингваль балалар үзәге нигезендә  ачылды.

Бүләкләре һәм мөкәфәтләре

  • «ШАЯН ТВ» каналы «Карусель» телеканалы үткәргән «Главные герои – 2019» милли балалар премиясендә «Ел ачышы» номинациясенә җиңүче дип табылды.
  • «ШАЯН ТВ» телеканалы X дөньякүләм интернет-проектлар "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең «Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» һәм «Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта» номинацияләрендә беренче урын алды.
  • «Калеб» тапшыруы IX Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары «Татар рухы һәм каләм» бәйгесендә «Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы» номинациясендә җинде.
  • «ШАЯН ТВ» «Тэфи KIDS-2020» милли телевизион премиянең "Балалар өчен телевизион программа режиссеры" номинациясендә финалист дипломына лаек булды.
  • 2023 ― Муса Җәлил исемендәге республика премиясе[4]

Искәрмәләр

Сылтамалар