Шамил Балтачиев
Күренеш
| Шамил Балтачиев | |
|---|---|
| Шамил Балтачиев Шамил Балтачиев | |
| Тулы исеме | Шамил Гыйззәтулла улы Балтачиев |
| Туган көне | 3 сентябрь 1939 (87 яшь) |
| Туган җире | Ленинград |
| Эшчәнлеге | балет артисты, кино артисты |
| Милләт | татар |
Шамил Балтачиев (Шамил Гыйззәтулла улы Балтачиев) — балет артисты, педагог, Ленинград Кече опера һәм балет театры әйдәүче солисты, Россия кино артисты.
Тәрҗемәи хәле
1939 елның 3 сентябрендә Ленинградта туган. Ленинград хореография укуханәсенең башкару факультетын тәмамлаган (1961).
Хезмәт юлы
- 1961 Ленинград дәүләт академия Кече опера һәм балет театры солисты.
- Соңгы елларда киносериалларда да уйный.
Фильмографиясе
- 1995 «Вива, Сталин!» (Алмания, Россия).
- 2001-2004 «Кара карга» (Черный ворон).
- 2003 «Рус көймәсе» (Русский ковчег)
- 2005 «Ментлар 7: Ватык фонарьлар урамы» (Менты 7: Улицы разбитых фонарей)
- 2006 «Ментлар 7: Ватык фонарьлар урамы» (Менты 7: Улицы разбитых фонарей)[1]
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
- Балет: энциклопедия (баш мөхәррире Ю. Н. Григорович). Мәскәү: СЭ, 1981.
- Русский балет. Энциклопедия. Мәскәү: БРЭ, 1997.