Эчтәлеккә күчү

Чыпчык (уен)

Мегавики проектыннан
Чыпчык
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам, ишек алды
Физик активлык

Чыпчык — татар халык уены.

Уйнау тәртибе

Бу уенны малайлар да, кызлар да уйный ала. Иң беренче тактадан параллелепипед формасындагы 10 см чамасында «чыпчык» кисеп ясала. Аннан урамда яки ишек алдында «чыпчык» утырып торырлык тигез урын хәзерлиләр. Санамыш белән бер чыпчык очыручы сайлана. Ул чыпчыкны тигез урынга утырта да таяк белән чыпчыкның җиргә тимәгән ягына суга. Чыпчык һавага очып китә. Калган балалар я куллары, я итәкләре белән чыпчыкны тотып калырга тырышалар. Кем тотса, шул чыпчык очыручы була. Уен шулай дәвам итә.

Чыганаклар