Чукотка ярымутравы
Чукотка ярымутравы (рус. Чукотский полуостров) — Азиянең төньяк-көнбатышындагы ярымутрау. Россиянең Чукотка автономияле округындә урнашкан. Мәйдан 49 000 км².
Төньяк Америкадан Беринг бугазы белән аерылган. Ярымутраудан Россиянең һәм Ауразиянең иң көнчыгыш ноктасы — Дежнёв борыны урнашкан. Чукотка ярымутравы Көнчыгыш Себер, Беринг һәм Чукотка диңгезләр тарафыннан юыла. Ярлар култыклар белән көчле киселгән. Зур өлешен Чукотка таулыгы биләп тора. Анда күпләп батынкылыклар белән бер-берсеннән аерылган гөмбәзсыман кырлар бар. Җир өслегенең уртача биеклеге — 400—500 метр, иң биек нокта — 1158 метр (Исходная тавы). Чукотка ярымутравның зур өлеше тундра үсемлекләре белән капланган. Файдалы казылмалар — алтын, аккургаш, вольфрам һ.б.
Шулай ук карагыз
Чукчаларның Русия империясенә каршы көрәше
- ↑ Алмания дәүләт китапханәсе, Берлин дәүләт китапханәсе, Бавария дәүләт китапханәсе, Австрийская национальная библиотека Tschuktschenhalbinsel // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Tschuktschenhalbinsel // Брокгауз энциклопедиясе (нем.) / Hrsg.: Библиографический институт и Ф. А. Брокгауз АГ, Wissen Media Verlag
