Эчтәлеккә күчү

Вольфрам

Мегавики проектыннан
Вольфрам
Удельная теплота испарения 774
Дата открытия 1783
Химическая формула W[1]
Названо в честь Бүре
Электронная конфигурация [Xe] 4f¹⁴ 5d⁴ 6s²
Температура плавления 6170 ± 1[2] һәм 3410
Плотность 19,3 ± 0,1[2]
Молярная энтальпия плавления 52,31
Изображение
Атомное число 74
Давление пара 0 ± 1[2]
Точка кипения 10 701 ± 1[2] һәм 5930
Место обнаружения Испания
Масса 183,84 ± 0,01[3]
Теплопроводность 173
Первооткрыватель или изобретатель Элюар, Хуан Хосе де[d][4] һәм Элюар, Фаусто де[d][4]
Каноническая формула SMILES [W][1]
Символ элемента W[5]
Логотип РУВИКИ.Медиа Вольфрам РУВИКИ.Медиада

Вольфрам (иск. вульфырам,[6] лат. Wolfrahmium, W) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 6 төркем элементы. Тәртип номеры - 74. Нормаль шартларда каты, көмеш-соры төстәге күсүчән металл.

Вольфрам — металларның иң авыр эрүчәне[7].

Символы

Вольфрам элементының символы - W (Вольфрам дип укыла).

Тарихы һәм атаманың килеп чыгышы

Вольфрам 1781 елда К. Шеелеын минералны кислота белән эшкәрткәндә WO3 оксиды рәвешендә ача һәм хәзер ул шеелит дип атала.

Металл рәвешендә 1783 елда агалы-энеле д’Элуяр фамилиялы испан химиклары ача.

Wolframium исеме XVI гасырда ук «бүре күбеге» тип билгеле булган минерал вольфрамит элементыннан күчә. Вольфрам аккургашны эреткәндә аны шлак күбекләренә әйләндереп, комачаулый торган булган («аккургашны бүре сарыкны ашаган кебек булган») .

Инглиз һәм француз телләрендә вольфрам tungsten дип атала (швед. tung sten — « авыр таш»)[8].

Табигатьтә

Җир кабыгының вольфрам кларкы (Виноградов буенча) 1,3 г/т (Җир кабыгындагы нисбәте 0,00013 %) тәшкил итә. Аның тау токымнарында уртача нисбәте — г/т: ультранигезләрдә — 0,1, төп — 0,7, урта — 1,2, әчеләрдә — 1,9.Вольфрамлы минераллар, гадәттә, гранит токымнарга кереп калган, аларда вольфрамның уртача концентрациясе 1-2 % тәшкил итә.

Ятмалары

Вольфрамның иң зур запасына Казакъстан, Кытай, Канада һәм АКШ ия; шулай ук Боливия, Португалия, Рәсәй, Үзбәкстан һәм Көньяк Кореяда ятмалары билгеле. Дөньяда Вольфрам җитештерү елына 49-50 мең тонна тәшкил итә, шул исәптән Кытайда — 41 , Рәсәйдә — 3,5; Казакъстанда — 0,7 , Австриядә — 0,5.

Вольфрамны төп экспортлаучылар: Кытай, Көньяк Корея, Австрия. Иң эре импортёрлар: АКШ, Япония, Германия, Бөек Британия. Шулай ук Әрмәнстанда һәм башка илләрдән Вольфрамның ятмалары бар.

Вольфрам порошогы

Физик үзенчәлекләре

Вольфрам — көлсу-соры төсле металл, эрү температурасы бик югары — 3695 K (3422 °C), кайнау темпуратурасы — 5828 K (5555 °C). Саф вольфрамның тыгызлыгы 19,25 г/см3. Парамагнит үзенчәлекләре бар (магнитка сизгерлеге 0,32×10−9). Бринелль буенча катылыгы 488 кг/мм2, удел электр каршылыгы 20 °C — 55×10−9 .

Вольфрам-иң авыр, каты һәм иң авыр эрүчән металл. Саф хәлендә платинага охшаш көмөшсу-ак төстәге металл, 1600 °C температура булганда чүкүгә яхшы бирелә һәм нәзек җепкә сузыла ала. Металл вакуумда югары тотрыклыкка ия[9]

Химик үзенчәлекләре

Вольфрам коррозияга бирешми: бүлмә температурасында сыйфаты үзгәрми; кызарганчы кыздырганда вольфрам оксиды (VI) бик әкрен барлыкка килә. Вольфрам тоз, сыегайтылган күкерт һәм плавик кислоталарында эреми диярлек. Водород перекисендә эри.

Биологик әһәмиәте

Вольфрам әллә ни биологик роль уйнамый. Кайсыбер архебактерияларнең һәм бактерияләрнең ферментларының актив үзәгендә вольфрам бар.

Ферментлар составында вольфрамның булуы иртә архейның физиологик реликты буларак карала ала — вольфрам тормыш барлыкка килүнең элеккеге этапларында роль уйнаган дигән фаразлар бар[10].

Вольфрам тузаны, башка төр металл тузаны кебек үк, сулыш алу органнарына начар тәэсир итә.

Сылтамалар

Әдәбият

  • Вольфрам// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 5-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Чыганаклар

Искәрмәләр

  1. ↑ 1,0 1,1 TUNGSTEN (ингл.)
  2. ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 http://www.cdc.gov/niosh/npg/npgd0645.html
  3. ↑ Meija J., Coplen T. B., Berglund M., Bièvre P. D., Gröning M., Holden N. E., Irrgeher J., Loss R. D., Walczyk T., Prohaska T. Atomic weights of the elements 2005 (IUPAC Technical Report) (ингл.) // Pure and Applied Chemistry — IUPAC, 2016. — Vol. 88, Iss. 3. — ISSN 0033-4545; 1365-3075; 0074-3925 — doi:10.1515/PAC-2015-0305
  4. ↑ 4,0 4,1 ITIA Newsletter — 2011.
  5. ↑ (not translated to en), (not translated to en), (not translated to en) Atomic weights of the elements 2009 (IUPAC Technical Report) (ингл.) // Pure and Applied Chemistry — IUPAC, 2010. — Vol. 83, Iss. 2. — P. 359–396. — ISSN 0033-4545; 1365-3075; 0074-3925 — doi:10.1351/PAC-REP-10-09-14
  6. ↑ https://kitap.tatar.ru/ru/dl/nbrt_tatarica_Inv_4027
  7. ↑ Вольфрам //Энциклопедия Кругосвет
  8. ↑ Вольфрам//Большая российская энциклопедия(үле сылтама)
  9. ↑ Титан - металл будущего (рус.).
  10. ↑ Федонкин М. А. Сужение геохимического базиса жизни и эвкариотизация биосферы: причинная связь // Палеонтологический журнал. — 2003. — № 6. — С. 33—40