Чиңдау
| Шәһәр | |||
| Чиңдау | |||
|---|---|---|---|
| кыт. 青岛市 | |||
| | |||
|
|||
| 32°03′ с. ш. 118°46′ в. д.GЯO | |||
| Ил | |||
| Тарих һәм география | |||
| Мәйдан | 3 239 км² | ||
| Мәркәз биеклеге | 0 | ||
| Сәгать кушагы | UTC+08:00 | ||
| Халык саны | |||
| Халык саны | 3 990 942 кеше | ||
| Агломерация | 8 715 087 кеше | ||
| Рәсми тел | кытайча | ||
| Санлы идентификатор | |||
| Телефон коды | +57-532 | ||
| Почта индекслары | 266000 — 266700 | ||
| Автомобиль коды | 苏A | ||
|
|
|||
| qingdao.gov.cn [кыт.] | |||
|
|
|||
Чиңдау, Циндао (кыт. трад. 青島, гад. 青岛, пиньинь: Qīngdǎo, чәүэрҗиң: яшел утрау, алман. Tsingtau) — Кытайның Шәндуң провинциясендә урнашкан шәһәр.
География
Шәһәр Сары диңгез яр буенда, Шәндуң ярымутравында, Пекиннан 555 км ераклыкта урнашкан.
Тарих
1890-елларга кадәр — зур булмаган авыл.
1897 елда Чиңдауны Алмания басып ала һәм аны хәрби-диңгез кальгасенә әверелдерә. Беренче бөтендөнья сугышы барышында Япония тарафыннан басып алынган. Вашингтон конференциясе карары нигезендә Кытайга кайтарылган. 1937—45 елларда янә япон оккупациясе астында булган.
Халык
| 1990[1] | 2000[1] | 2010[1] |
| 1 399 184 | 2 973 189 | 3 990 942 |
Икътисад
Транспорт юллары төене. Сары диңгез буендагы эре диңгез порты. Илнең тукымачылык сәнәгате мәркәзе. Машиналар төзү, радиотехника, металлургия, химия, электроника, резина, азык-төлек, күн-тире, цемент сәнәгате кярханәләре бар.
Галерея
-
Вокзал
-
Элекке алман администрациясе бинасы