Эчтәлеккә күчү

Чернояров пассажы

Мегавики проектыннан
бина
Чернояров пассажы
Урнашу урыны Казан, Кирмән урамы
Нигезләү датасы 1901 ел
Мәшһүр яшәүчеләр Фәтхи Бурнаш (1923-1940),
Фатих Кәрим (1931-1941)
Халәт «Вики любит памятники» бәйгесе логотибы Мәдәни мирас объекты № 1600047000№ 1600047000

Чернояров пассажы — Казан үзәгендә урнашкан эре бина, шәһәрнең истәлекле урыннарының берсе. 1901 елда төзелгән. Россия империясе дәверендә Казан Мәскәү белән Петербургтан кала бердәнбер ике пассажлы шәһәр булып торган.

Тарих

Бина 1901 елда сәүдәгәр А. П. Чернояровның[1] табышлы йорты буларак төзелгән. Ул ХІХ гасырның азагы — ХХ гасыр башы эклектик формаларында төзелгән һәм беренче катта сәүдә зонасы булган табышлы йортының үрнәге булып тора.

Икенче һәм өченче катлар үзәк баскыч келәткәле коридор планлаштыруга ия булалар; бинаның ишегалдында баш бинасы белән түбәсе ябылган кичүләр аша тоташтырылган өстәмә торак корпуслары бар. Ишегалдындагы флигель баш бинасы белән стилистик берлектә ясалган; ул, мөгаен, хуҗалар тораган урыны булып торгандыр.[1]

Сәүдә итү үзәге сыйфатын пассаж Октәбер инкыйлабына гына башкарган, аннан соң 2—3 катларны торак өчен үзгәртеп ясаганнар.

Әлеге вакытта бинада офислар, кибетләр урнашканнар.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Чыганаклар

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани