Хәсәнгата Габәши
| Хәсәнгата Габәши | |
|---|---|
| Файл:Хәсәнгата Габәши.jpg | |
| Тулы исеме | Хәсәнгата Мөхәммәт улы Габәши |
| Туган көне | 11 гыйнвар 1863 |
| Туган җире | |
| Вафат көне | 7 август 1936 (73 яшь) |
| Вафат булган җире | |
| Эшчәнлеге | галим, мөгаллим, дин әһеле |
| Милләт | татар |
Хәсәнгата Мөхәммәт улы Габәши (11 гыйнвар 1863 — 7 август 1936 (73 яшь)) — күренекле татар галиме, тарихчы, мөгаллим, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, җәдитчелек хәрәкәтенең мәшһүр вәкиле.
Ул Казан өязенең (хәзерге Татарстанның Биектау районы) Кече Салабаш авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Укырга-язарга өйрәнү, Коръән нигезләре һәм Көнчыгыш телләре буенча беренче дәресләрне заманасына күрә зур белемле саналган бабасы белән атасыннан ала [1].
1874-1886 елларда Казанның Әҗем мәчете каршындагы «Гаффария» мәдрәсәсендә укый һәм соңрак шунда мөгаллимлек итә. 1889 елда Казан эшмәкәрләре бертуган Юнысовларның мөселман балалары ятимханәсендә укыта һәм анда, шәһәрдә беренчеләрдән булып, җәдитчә укыту ысулларын кертә.
1890 елдан — Кече Солабаш авылы мәчете имам-хатибы, 1894 елдан — ахун. 1895-99 елларда Оренбург Мөселманнар Диния нәзарәтендә казый булып эшли. Шул ук вакытта «Галия» һәм «Госмания» мәдрәсәләрендә укыта.
Октябрь инкыйлабыннан соң Арча кантоны педагогик курсларында укыта. ТАССР Үзәк музееның татар-мөселман коллекциясен туплауда зур роль уйный. 1932 елның гыйнварында кулга алына, хөкем ителеп, Архангельск өлкәсенә төзәтү эшләренә сөрелә. 1936 ел башында, сәламәтлеге какшау сәбәпле, иреккә чыгарыла. 1936 елның 7 августында вафат була. Ул Кече Солабаш авылы зиратына җирләнгән.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Тукай сайты
- Татар энциклопедиясе(үле сылтама)
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 11 гыйнвар көнне туганнар
- 1863 елда туганнар
- Алат вулысында туганнар
- 7 август көнне вафат булганнар
- 1936 елда вафат булганнар
- ССРБда вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Мегавики:Статьи с нерабочими ссылками
- Мегавики:Рәсемнәрсез мәкаләләр
- Татар тарихчылары
- Татар дин әһелләре
- Җәдитчелек