Хикмәт
Күренеш
Хикмәт (гарәпчә — белем, фәлсәфә) — Шәрык әдәбиятларында кече күләмле дидактик лирик жанр. Асылында аңлаешлы, үтемле, афористик формада акыллы, гыйбрәтле сүз әйтү, мәгънәле хәлне гәүдәләндерү ята. Гадәттә әхлакый-фәлсәфи характерда була.
Хикмәтләрнең күпчелеге тезмә шәкелендә. Әмма әдәбиятта проза һәм шигырь катнаштырып язылганнар да очрый.
Мәүлә Колыйның барлык шигырьләре диярлек хикмәт жанрында дип санала. Акмулла, Дәрдемәнд һәм башка шагыйрьләр иҗатларында очрый.
Шулай ук карагыз
Чыганаклар
- Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. Казан, 1990.
РУВИКИ проектының башка тел бүлекләрендә тулырак мәкалә бар: Wisdom [ингл.] |
РУВИКИ проектының башка тел бүлекләрендә тулырак мәкалә бар: Мудрость [рус.] |
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу мәкаләдә мәгълүматлар карата китерелгән. |