Эчтәлеккә күчү

Хатынь

Мегавики проектыннан
Торак пункт
Хатынь
Файл:Khatyn Memorial, Belarus.jpg
54°20′10″ с. ш. 27°56′27″ в. д.GЯO
Ил
Тарих һәм география
Беренче телгә алыну 1551
Мәркәз биеклеге 244
Сәгать кушагы UTC+03:00
Халык саны
Халык саны
  • 161 кеше (1943)

khatyn.by
Показать/скрыть карты
Хатынь на карте
Хатынь
Хатынь

Хатынь (белар. Хатынь) — Белоруссияның юк ителгән торак пункт, Бөек Ватан сугышы мемориаль комплексы.

Хатынь үтереше

Төп мәкалә: Хатынь үтереше

Совет партизаннары тарафыннан берничә алман хәрбие үтерелүе өчен җәзалау операциясе буларак,[1] 1943-нче елның 22-нче мартында бу авылны Өченче рейх фашистларының Dirlewanger Waffen-SS махсус башкисәрләр һәм украин коллабораниционист милләтчеләреннән торган 118-нче Schutzmannschaft батальоннары басып ала. Партизаннарга булышуда гаепләп, авылның 149 кешесен (шуларның 75е балалар) әвен сараена биклиләр, аңа бензин сибеп, ут төртәләр, кешеләрне тереләй утта яндыралар.[2]. 149 кеше тереләй утта яна, көя.

Шушы урында хәзер элеккеге 26 йорт урынына 26 морҗа гына тырпаеп тора. Һәр морҗада кыңгырау эленгән.

Сугыш чорында нигезенә кадәр яндырылган 185 авылның изге туфрагы Хатыньга китерелгән. Авыл туфраклары янәшә казылган 185 кабергә күмелгәч, Хатынь авыллар каберлегенә әверелә. Бүгенге үле Хатынь — авыллар каберлеге булып санала. Чөнки бу урында хәзер кара морҗалар йортлар-һәйкәлләр булып калыккан.

Галерея

Чыганаклар