Эчтәлеккә күчү

Хави

Мегавики проектыннан
Хави
Фотография
Хави. Европа Чемпионаты 2012
Гомуми мәгълүмат
Тулы исем Xavier Hernández i Creus
Туу 25 гыйнвар 1980
Туу урыны Террасса, Каталония, Испания
Гражданлык Испания байрагы Испания
Позиция ярым сакчы
Клуб турында мәгълүмат
Клуб Испания байрагы Барселона
Номер 6
Карьера
Яшьләр клублары
1991—1997 Испания байрагы Барселона Б
Клуб карьерасы
1997—1999 Испания байрагы Барселона Б
1998—х.в. Испания байрагы Барселона
Милли җыелмасы
2000—х.в. Испания байрагы Испания
2010-х.в. Флаг Каталонии Каталония

Ха́ви Эрна́ндес (tat.lat.Xavi Ernandes, кат. Xavier Hernández i Creus [ˈʃaβi ərˈnandəz i ˈkɾɛws] ; 25 январьдә 1980, Террасса) — Испания футболчысы, мәшһүр "Барселона" клубы уенчысы, Испания футбол җыелмасының үзәк ярым сакчысы.

Хави — Дөньякүләм чемпионы (2010), Европа чемпионы (2008, 2012), Олимпия уеннары 2000 көмеш медале иясе. Барселона клубы символларының берсе. Испания чемпионатында катнашуы рекордсмены.

"Барселона" составында алты тапкыр Испания чемпионы кубогына ия булды. Хави — өч мәртәбә Чемпион Лигасының җиңүчесе (2005/06, 2008/09, 2010/11), иң яхшы Европа футболчысы (2008).

Хави Казанда

Хави ике тапкыр "Барселона" составында Казанда Рубин каршы Чемпион Лигасында уйнады (2009, 2010). Уеннар исәбе: 0:0, 1:1. 2009 елның ноябрендә «Рубин» "Камп Ноу" стадионында мәшһүр, җиңелми торган "Барселона"ны 1:2 исәбе белән җиңде.

Тышкы сылтамалар