Фёдор Достоевский
| Фёдор Достоевский | |
|---|---|
| | |
| Туган көне | 11 ноябрь 1821 |
| Туган җире | Мәскәү |
| Вафат көне | 28 гыйнвар (9 февраль) 1881[1][2][…] (59 яшь) |
| Вафат булган җире | |
| Белеме | |
| Ватандашлык | |
| Эшчәнлеге | язучы, фәлсәфәче |
| Әтисе | Михаил Андреевич Достоевский[d] |
| Әнисе | Мария Фёдоровна Достоевская[d] |
| Тормыш иптәше | Анна Достоевская[d][3] һәм Мария Достоевская[d] |
| Балалары | Любовь Фёдоровна Достоевская[d] |
| Култамгасы |
|
| Сайт | fedordostoevsky.ru [рус.] |
| Милләт | рус |
Фёдор Миха́йлович Достое́вский (рус. Фёдор Михайлович Достоевский, Ѳедоръ Михайловичъ Достоевскій, 30 октябрь (11 ноябрь) 1821, Мәскәү, Россия империясе — 28 январь (9 февраль) 1881, Санкт-Петербург, Россия империясе) — рус әдәбиятының иң олы һәм иң танылган язучыларының берсе, фәлсәфәче.
Тәрҗемәи хәле
Яшь чагы
Фёдор Михайлович Достоевский 1821 елның 30 октябрендә (11 ноябрьдә) Мәскәүдә туа. Атасы Михаил Андреевич ярлылар өчен хастаханәдә табип булып эшли. Әнисе сәүдәгәрләр гаиләсеннән була.
Достоевскийга 15 яшь булганда аның анасы үпкә авыруыннан үлә. 1839 елда атасының крестьяннар тарафыннан үтерелүе турында хәбәр килә.
1845 елда аның беренче әсәре «Бедные люди» (тат. Мескен кешеләр) романы дөнья күрә һәм тәнкыйтьчеләрнең һәм укучыларның югары бәясенә лаек була.
Кулга алынуы, "үлем җәзасы" һәм сөрген
«Белые ночи» әсәрен бастырганнан соң күп тә үтми, әдип "Петрашевский эше" белән бәйле рәвештә кулга алына. Язучы үзенең бу эшкә катнашы булмавын турында әйтүенә карамастан, аны гаепле дип табалар. Достоевскийны үлем җәзасына хөкем итәләр, ләкин соңгы мизгелдә бу карар сөргенгә алмаштырыла. Ул дүрт еллык сөргенне Омскта үткәрә.
Иҗатының чәчәк атуы
1866 елда өч атна эчендә Достоевский «Игрок» романын яза. 1872 — «Бесы» романы, 1873 — «Дневник писателя» (тат. Язучы көндәлеге) языла башлый, 1875 — «Подросток» (тат. Яшүсмер), 1876 — «Кроткая» (тат. Юаш хатын-кыз), 1879—1880 — «Братья Карамазовы» (тат. Карамазов туганнар).
Галерея
Шулай ук карагыз
- ↑ Кирпичников А. Достоевский, Федор Михайлович (рус.) // Энциклопедический словарь — СПб.: Брокгауз — Ефрон, 1893. — Т. XI. — С. 72—81.
- ↑ Краткая литературная энциклопедия (рус.) — М.: Советская энциклопедия, 1962.
- ↑ Достоевская, Анна Григорьевна (рус.) // Доде — Евразия — 1931. — Т. 23. — С. 331—332.
- ↑ Бороздин А. К. Достоевский, Федор Михайлович (рус.) // Русский биографический словарь — СПб.: 1905. — Т. 6. — С. 608—670.
- ↑ http://www.sciencedirect.com/science/article/pii/0304347981900478
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 11 ноябрь көнне туганнар
- 1821 елда туганнар
- 9 февраль көнне вафат булганнар
- 1881 елда вафат булганнар
- Санкт-Петербургта вафат булганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча тәрҗемәчеләр
- Әлифба буенча шагыйрьләр
- Әлифба буенча журналистлар
- Әлифба буенча фәлсәфәчеләр
- Әлифба буенча язучылар
- Россия империясе тәрҗемәчеләре
- Россия империясе шагыйрьләре
- Россия империясе журналистлары
- Россия империясе фәлсәфәчеләре
- Россия империясе язучылары
- Рус язучылары
