Эчтәлеккә күчү

Уэльс

Мегавики проектыннан

Уэльс
Уэльс илтамгасы
Байрак Илтамга
Уэльс милли гимны
Рәсми телләр велс теле һәм инглиз теле
Башкала Кардифф[1]
Уэльс беренче министры Марк Дрейкфорд
Халык саны
• Бәя
• Халык тыгызлыгы

  • ▲3 113 000 кеше (2016)

Акча берәмлеге Стерлиң фунты
Сәгать кушаклары UTC±00:00[d]

Уэльс, Уэлс, Вәлс, яки Кымры (велсчә Cymru [ˈkəmrɨ], инглизчә Wales [ˈweɪlz], французча Pays de Galles) — ил, Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Бердәм Патшалыгының дүрт төп идарә-сәяси өлешенең берсе, электә бәйсез кельт патшалыклары берлеге.

Уэлс Бөекбритания көньяк-көнбатышында урнашкан, Чешир, Шропшир, Һерефордшир, Глостершир инглиз графлыклары белән чиктәш, көньякта Бристоль култыгы, көньяк-көнбатышта Изге Георгий бугазы, көньякта Ирланд диңгезе урнашкан.

Тарих

Senedd Cymru

Бүгенге чикләре кысаларында Уэлс беркайчан мөстәкыйль дәүләт булмаган, ләкин 1057-1063 елларда Грифид ап Лливелин бүгенге Уэлс җирләрен биләгән.

1282 елда норман басып алуы вакытында Уэлс берничә патшалыклар арасында бүленгән булган.

1400 елда Уэлснең ике борынгы патша нәселеннән чыккан Оуэн Глиндур инглизләргә каршы баш күтәрүне җитәкли һәм патша итеп игълан ителә.

1542 елга кадәр Уэлс кануннары инглиз кануннары тарафыннан кысрыклап чыгарылмый.

Тик 1955 елда патшабикә рәсми рәвештә Кардифф шәһәрен Уэлс башкаласы итеп игълан итә (моңарчы илнең башкаласы булмаган), ләкин Велс шаһзадәсе инвеститура чарасын Карнарвон шәһәрендә үткәрә.

1997 елда Велс Милли җыены (ассамблеясе) булдырыла, ул кануннар һәм төзәтмәләр кертә ала, аннан соң Британия парламентында раслана.

2006 елда Уэлс белән идарә итү турында канун кабул ителгәннән соң, Уэлс Милли җыенының вазифалары киңәйтелә.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар