Турбаслы
Күренеш
| Торак пункт | |
| Турбаслы | |
|---|---|
| 54°39′11″ с. ш. 56°18′22″ в. д.GЯO | |
| Ил | |
| Район | Иглин районы |
| Халык саны | |
| Халык саны | 419 кеше |
| Милли состав | татарлар |
| Санлы идентификатор | |
| Почта индекслары | 452414 |
|
|
|
Турбаслы — Башкортстанның Иглин районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 419 кешенең яшәве мәгълүм.[1].
«Өмет» гәзите язганча, авылның үзендә 430 кеше яши, 146 йорт, мәктәп, клуб, медпункт бар. Мәктәптә укыту татар телендә алып барыла.[2] Халыкның күбесе сату өчен суган үстерү белән мәшгуль.
Демография
Халык саны динамикасы:
| 2002[3] | 2009[3] | 2010[1] |
|---|---|---|
| 389 | 399 | 419 |
2002 елны үткәрелгән сан алу вакытында авыл халкы тулысы белән диярлек башкортка (89%) яздырылган.
Авыл халкы арасында татар теленең турбаслы сөйләше таралган.[4]
Танылган кешеләр
Шушы авылда туып-үскән Рифгать Әхмәтьянов фәнни әйләнешкә татар теленең турбаслы сөйләшен кертеп җибәргән. Бу сөйләштә Уфадан көнчыгышка таба урнашкан Иглин белән Нуриман районында яшәгән татарлар һәм башкортлар сөйләшә.
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-04-18
- ↑ http://www.omet-ufa.ru/index.php?id=219(үле сылтама)
- ↑ 3,0 3,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
- ↑ Баязитова Ф.С., Хәйретдинова Т.Х., Барсукова Р.С., Садыйкова З.Р., Рамазанова Д.Б., Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. 1нче китап. 357-372 битләр.
Сылтамалар
Төркемнәр:
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча торак пунктлар
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (АТЕ: Турбаслинский сельсовет)
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (төр: русиянең административ-территориаль берәмлеге)
- Иглин районы
- Башкортстан авыллары
- Страницы, использующие расширение Kartographer